Татарстаннан Раушан Гыйззәтуллин Германия хакимиятеннән сәяси сыену сорый, әмма түрәләр аңа Русиягә кайту бернинди дә куркыныч тудырмый дигән нәтиҗә ясаган. Чит илдәге татар оешмалары аның өчен кайту хата булачак, аны куәт оешмалары кулга алачак дин саный һәм аны кайгыртып хатлар яза. Раушан Гыйззәтуллин чит илгә Татарстаннан 2021 елда киткән. Ул моны ФСБның басымы астында булды, дип аңлата. Сәбәбе - татар милли хәрәкәтендә катнашу, дип аңлата. Берничә ел дәвамында ул мөһаҗирлектә тормышын канунилаштырырга тырыша, әмма килеп чыкмый. Русиягә кайта алмыйм, анда мине зинданга утыртачаклар, дип аңлата үзенең торышын активист. Азатлык аның белән сөйләште, илдән китү сәбәпләрен сорашты, Русиядәге тормыштан ни өчен канәгать булмавын һәм куәт структуралары белән мөнәсәбәтләрен белеште.
— Раушан, үзегез турында сөйләгез, таныштырыгызчы, кем сез, кайда тудыгыз, кем булып эшлисез?
— Мин - Раушан, тумышым белән Удмуртиянең Можга шәһәреннән. Әмма әби-бабай Татарстанның Менделеевски районының Тугаҗа авылыннан. Миңа 47 яшь. Белемне гап-гади урта мәктәптә алдым, аннары Удмуртиянең дәүләт университетына укырга кердем, юриспреденция белгечелеген үзләштерергә теләдем. Укып бетермәдем, чөнки өйләндем. Гаиләне карар өчен акча кирәк, эшләргә туры килде. Уку белән эшне берләштерергә өлгермәдем. Соңыннан без Татарстанга күчендек. Әмма белем алу теләге беркая да китмәде, 2014 елда Казан авиация институтына укырга кердем. 2019 елда, шөкер, аны тәмамладым. Бу белемем белән нефть, газ тармагында эшләдем.
— Ә сәясәт белән кайчан кызыксына башладыгыз, активизм, җәмәгать эшләренә ничек кереп киттегез?
— Бу юл һәр татарга хас бугай. Үзгәрешләр, үзеңне эзләү, сораула биреп, җаваплар эзләү мәктәптәге тарих дәресеннән башлана. Ә тарихны без мәктәптә өйрәнәбез, без укыган чакта Советлар Берлегендә бер генә тарих, бер генә яклы караш булды. Укытучы китапта ничек язылган, шулай сөйли. Татар баласы үзенең "үзгә" булуын тарих дәресендә "татар-монгол" игосы темасын үткәндә аңлый башлый. Мин - татар, мин урыс түгел дигән фикер шунда сеңә башлый. Руськә татар-монголлар һөҗүм итә, урыслар иза чигеп яши дип аңлатыла ул чорлар. Кем гаепле? Татарлар. Әмма мин үскәндә әбинең әнисе исән иде әле, бик зирәк, акыллы әбекәй. Гарәпчә белә, укый-яза иде, фарсы теле дә бар иде, әмма урысча белмәгәч, ул "грамотасыз", надан кеше булып санала иде. Ул миңа татарлар турында күп сөйләде, тарихлар, бәетләр укыды, Коръән сүрәләрен өйрәтте. Татар-монгол игосы темасын узганда аңа сөйләдем. "Балам, барысы да ялган. Урыслар изелеп яшәсә диннәре дә, үзләре дә калмас иде, совет мәктәбендә бөтен сөйләгәннәренә ышанма", дия иде. "Казан ханлыгы җимерелгәч тә, Советлар Берлеге вакытында без иза чигеп яшәдек, акылыңда калсын, әмма кемгә дә сөйләмә", дия иде. Минем өчен курка иде. Әби сөйләгәннәрен мәктәп укытучыларының сөйләгәннәрен чагыштыра идем. Аннары үсә төшкәч, үзем китаплар табып укый башладым. 1990нчы елларда китаплар чыга башлады, татар тарихчылар үз фикерләрен ачык белдерә башлады, тарихка башка күзлек белән карарга тәкъдим итәләр иде. Бу ниндидер яңа сулыш иде минем өчен. Ә сәясәткә кереп китү ул татар милли хәрәкәтеннән башланды. 2014 елда Казанга килгәч, активрак катнаша башладым. Татарстан бәйсез булырга тиеш, дигән фикерләр белдерүчеләр белән аралаша башладым. Ара-тирә пикетларда катнаштым. 2015 елдан мин Татар иҗтимагый үзәк әгъзасымын. 2016 елдан мин Сөргендәге Татарстан хөкүмәтендә торамын. Ике оешманың эшчәнлегендә катнаштым. Ул вакытта болар берсе дә курккыныч түгел иде, аннары гына Мәскәү аларны экстремистик дип игълан итте.
— Сүз нинди пикетлар турында бара? Сез нәрсәдән канәгать түгел? Русия хакимиятеннән ни өчен разый түгелсез?
— Татар халкы эшчән халык, дәүләт тоткан халык. Ул бу эшне бик шәп белә. Барысын да оештыра. Акчасын да таба, тормошын да кора дигәндәй. Тапкан мал эшли торган кешедә калырга тиеш бит, әмма Русиядә бу канун эшләми. Кеше тырышып эшли, тир түгә, хезмәтенә күрә әҗере дигәндәй, тапкан малына куанып яшәргә тиеш, шулай бит? Әмма Русиядә кеше эшләгән саен, кереме үскән саен акча башка кешенең кәсәсенә китә. Татарстан да эшли, әмма тапкан малын Мәскәүгә өеп бирә. Үзенә "кукиш" кала. Моны гаделсез дип саныйм. 1552 елдагы яулап алганнан соң кешеләрне үтереп чыктылар, мондый күренеш хәзер юк, әмма талау бит юкка чыкмады. Чукындыру булды, хәзер бу кычкыртып эшләнмәсә дә астыртын башкарыла, Тәре йөрешләре, мәктәпләрдәге, телевиденидәге пропаганда аша. Ильминскийның эше тукталдымы? Юк. Урыслаштыру сәясәте дәвам итә. Татар телен мәктәпләрдә иркен өйрәнү бетте, кеше теләгенә, иркенә калдырдылар. Урыс мохитендә татар булып калу бик авыр, баланы татар телле булып тәрбияләү мөмкинлеге калмады. Мондый хәлләр дәүләтебез булса, булмас иде. Үз җиребездә хуҗа булып яши алмыйбыз. Менә шуның белән риза түгелмен. Тел, дин, милләт юкка чыга.
— Сез телне өйрәнү мөмкинлеге юк дисез. Татарстанда 2017 елга кадәр тел мәктәпләрдә укытылды, теләгән кеше өйрәнде. Сез үзегез татарча сөйләшмисез, урысча аралашуны өстен күрәсез. Телне өйрәнергә нәрсә комачаулый?
— Мин СССР вакытында туган кешемен. СССР, Русия хакимиятенең корбаны. Үскәндә Можгада туган телне өйрәнү мөмкинлеге булмады. Бер мин генә түгел бу хәлдә. 1938 елдан башлап СССРда барлык мәктәпләрдә урыс теле мәҗбүри укытылды, милли телләрне куллану мөмкинлекләре чикләнде. Бу бердәм "совет милләте" булдыру максатыннан эшләнде. Басым телләргә генә түгел, тарихи хәтергә һәм мәдәни институтларның үсешенә дә ясалды.
Туган телдә уку Татарстан белән Башкортстанда гына сакланып калды, анысы да авылларда гына. Нәтиҗәдә, хәтта Татарстанның үзендә дә урыс теле көндәлек аралашу теле булды, ә татар теле нигездә гаилә эчендә генә кулланылды.
Татарстанда татар телле мәктәпләр бармак белән санарлык булды, хәзер авылларда да тулы канлы татар мәктәпләре калмады. Атнага бер-ике сәгатькә генә калды бу фән. Ата-аналар практик якны каера, татар теле кулланылмагач, аны укырга, өйрәнергә кирәк санамыйлар. Кеше үсәргә тели, күп акча эшләргә омтыла, әмма аңа һөнәр сайлаганда да, акча эшләгәндә дә татар теле кирәкми булып чыга, урыс теле дә җитә. Бу - дәүләт корган систем, татар теле шушы кысаларга китереп кысылды. Бу телебезне мыскыл итү дип саныйм.
Мин мәктәптә укыган вакытта туган телләр укытылмады. Урыс телендә белем алдык. Телем татарча ачылды, татарча азмы-күпме сөйләшәм, әмма камил түгел. Моның өчен үземә дә оят. Чит илдә татар мохите юк, әмма еракта булсам да татар булып калырга тырышам. Килер бер көн - татар теле чит үгел, ә туган, дәүләт теле буларак укытылыр. Әмма моның өчен дә татарның үз җирендә хуҗа булып яшәве кирәк. Мәскәү татар ничә сәгать татар теле булырга тиеш икәнен хәл итәргә тиеш түгел.
— Ни өчен Сез Русиядән чыгып киттегез?
— Карашларым аркасында. Милли хәрәкәттә катнаша башлаган кеше белән, иртәме-соңмы, ФСБ кызыксына башлый, "кунакка килә" башлый. Башта күзәтәләр, сорашалар. Минем белән дә шулай булды. Мине дә чакырта башладылар. "Нигә кирәк бу сиңа?" дигән сораулар бирәләр иде башта. Ара-тирә кисәтәләр иде. Эшкә дә җитәкчелеккә шалтыраталар иде. Әмма 2021елд басым катырак була башланды. Мыскыл итүләр, янаулар китте, кыйнаулар. Бермәл башыма капчык кидереп җәфаладылар, алар белән хезмәттәшлек иттерергә кәгазьләр имзалаттырырга теләделәр. Мин моның ни белән тәмамланганын чамаладым, баш исән булганда чыгып ычкынырга кирәк, дигән фикергә килдем. Мин Европага виза алдым, ул вакытта юллар ачык иде бит. Тоттым да чыгып киттем. Башта Польшага, аннары Германиягә. Өч ай вакытым шулай узды. Аннары визам беткәч, Төркиягә киттем. Татарстаннан китсәм дә мин җәмәгать эшләрен туктатмадым. Шулай ук татар халкының хокукларын яклау эшчәнлеген алып бардым. Төркиядә пикетларга чыктым.
— 2022 елда Русия Украинага басып кергәндә Сез кайда идегез, бу хәлләрне Сез ничек кабул иттегез?
— 2022 елның февралендә Русия Украинага һөҗүм иткән вакытта Төркиядә идем. Сугыш башлангач, якынча бер атнадан соң Татарстандагы "прописка" адресына хәрби комиссариаттан килгәннәре билгеле булды. Гәрчә мин бер дә гаскәрләрдә хезмәт итмәдем. Минем Төркиядә яшәвемне белгәч, "повестка" китерүчеләр китеп барган. Соңрак тагын килгәннәрме-юкмы, белмим, чөнки дусларым һәм танышларым белән аралашуны туктаттым, аларны куркыныч астына куярга теләмәдем.
Мин, һичшиксез, бу сугышта Украина яклы, алар корбан, Русия - басып алучы. Русия Украинага карата гаделсез һәм канунсыз сугыш алып бара, бәйсез дәүләтнең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген боза. Мин Төркиядә украиннар, кырымтатарлары белән сугышка каршы урам җыеннарында басып тордым, катнаштым. Дөресен әйткәндә, минем карашка, бу Русия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләсе генә түгел. Бу - һәр халыкның үз язмышын мөстәкыйль хәл итәргә, үз киләчәген сайларга һәм диктатурасыз бәйсез дәүләттә яшәү хокукы мәсьәләсе. Украин халкы үз җирендә ничек тели, шулай яшәргә хокуклы. Русиягә бу ошамады. Украиннар бишенче ел үз иреген һәм бәйсезлеген яклап сугыша, моңа аларның тулы хокуклары бар.
Бу сугыштан барысы да арыды, тынычлык урнашсын иде, әмма моңа ирешү ничек булыр - белмим. Тик Украина хисабына урнаштырылган тынычлык булмасын иде. Агрессорның корбанны үз территориясеннән һәм ирегеннән баш тартырга мәҗбүр итәргә теләге бар. Бу иң гаделсез солых булачак, әмма мондый солыхка украиннар риза булмаячак. Татар кешесе буларак мин украиннарны аңлыйм. Без Мәскәүнең асаба халыкларга карата мөнәсәбәтен яхшы беләбез. Сәяси тормыштан этеп чыгардылар, телебезне буалар, мәдәниятне Сабантуй, фольклор дәрәҗәсенә төшереп, менә бит барысы да саклана, татарлар гөрләп яши дип ялган тараталар, үз тарихларын гына алга сөрәләр, башка фикерне үтерделәр. Бар нәрсәне дә йодрык астында тоталар. Суларга да курка халык. Украиннар мондый тормыш теләмәгәнен күрсәтте, алар өчен беренче чиратта - азат булып яшәү. Украиннарның җиңүен телим. Бу безнең өчен дә мөһим, берәр көнне без дә, башка халыклар да, үз язмышларын ирекле рәвештә хәл итү мөмкинлегенә ирешер дип телим.
— Ә Сез ничек Германиягә барып эләктегез? Нишлисез анда, кайда яшисез?
— Мин 2024 елда Европага чыгып киттем, чөнки Төркиядә яшәү документларым бетте. Кая китәргә дип баш ваттым. Кешеләр миңа Франциягә китәргә киңәш итте. Башта Төркиядән Босниягә киттем, аннан Хорватиягә, Словения аша Франциягә җиттем. Дублин процедурасы нигезендә мине берникадәр вакыт узгач, Хорватиягә җибәрделәр. Әмма мин кире Франциягә килдем. Торырга җир юк, акча юк. Узган ел, 2025 елның җәендә, мин Германия чиген узып хакимияттән сәяси сыену сорадым. Бавариядәге качаклар лагерендә булдым. Аннары Чиркәү азале кармагында булдым берничә ай. Хәзер менә тагын качаклар лагерендәмен. Русия паспортлары белән сәяси сыену биреп бармыйлар. Бу статуска ирешә алмасам, миңа депортация яный. Сыенуга ирешү өчен кирәкле документларымны, эшчәнлегем турында мәгълүматларны туплап тапшырдым. Әмма биредәге түрәләр Русиядә татарлар сан буенча икенче урында тора, аларның диннәренә, телләренә басым ясалмый, хокуклары бозылмый, бу кешегә, ягъни миңа бернинди дә куркыныч янамый дигән нәтиҗә ясаганнар. Димәк Русиягә кайта ала дип фикерлиләр. Әмма мине депортациясәләр, һичшикесез, мине фикерләрем өчен төрмәгә утыртачаклар. Бу карарны аппеляциягә бирелде. Әмма алда мине ни көтә - билгесезлек.
***
Азатлык Радиосы бу уңайдан Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәгә ике такпыр мөрәҗәгать итте. Ләкин әлегәчә җавап алынмады. Бу хәлгә тулырак ачыклык кертелгән очракта, хәбәр ителәчәк.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум