Соңгы өч елда Русия мәктәпләрендә ана телләрне өйрәнүче укучылар саны 6,4%-ка кимегән, ә Русия халыклары телләре рәсми рәвештә укыту теле буларак кулланылган мәгариф оешмалары саны берьюлы 11%-ка азайган.
Бу хакта Казанда узган "Мирасны саклыйм: тел, тарих һәм мәдәният" гомумрусия яшьләр конференциясендә Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында милләтләр - тел мөнәсәбәтләре фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Айса Биткеева китергән статистикага таянып "Вечерняя Казань" яза.
Биткеева аңлатуынча, хәзер илдә мәктәп яшендәге балалар саны сизелерлек кими. Кайбер халыкларның үсеп килүче буын вәкилләре саны 1989 ел белән чагыштырганда 2–3 тапкырга кимегән.
Галимә фикеренчә, нәкъ менә шушы катлаулы чорда "оптимизация" дип аталган процессны туктату аеруча мөһим. Чөнки ул сыйныфларда укучылар саны артуга, авыл мәктәпләренең ябылуына һәм укытучылар санының кыскаруына китерә. Әгәр моңа хәзер юл куелса, аның нәтиҗәләрен соңыннан төзәтү бик авыр булачак.
Профессор фикеренчә, аз санлы халыкларның гасырлар дәвамында яшәгән җирлекләрендә демографик үзгәрешләрне җентекләп күзәтергә һәм аларның телләрен саклау өчен вакытында чаралар күрергә кирәк.
Бүгенге көндә Русиядә якынча 32 миллион бала яши. Аларның тел белү үзенчәлекләре дә төрле. Иң зур төркемне урыс телендә генә сөйләшүче 18 миллион бала тәшкил итә. Икенче урында урыс теле өстенлек иткән ике телле балалар: аларның саны 7 миллион тәшкил итә. Туган теле өстенлек иткән ике телле балалар саны — 4 миллион. Ә урыс теле булмаган туган телендә генә сөйләшүче балалар нибары 2 миллион чамасы.
Галимә әйтүенчә, 2017 елда туган телләрне мәҗбүри өйрәнү бетерелгәннән соң көтелмәгән нәтиҗә күзәтелгән: тел һәм милли үзенчәлек арасындагы бәйләнеш турында бәхәсләр көчәя төшкән, ә туган телләрне саклау өчен көрәшүче активистлар саны арткан.
- 2024/25 уку елында Русия халыкларының туган телләрендә (урыс теленнән тыш) якынча 174 мең мәктәп баласы белем алган – бу барлык укучыларның бары 1%ы. 2016/17 уку елында андый балалар якынча 300 мең, ягъни 2% булган. Димәк, сигез елда аларның саны 42%ка кимегән.
- 2017 елда Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада туган телләрне укытуны ихтыярига күчерергә кушуыннан соң, прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Татар теле дәресләре ихтыяри укытыла башлады һәм сәгатьләр саны шактый кимеде. Нәтиҗәдә, Татарстанда татар теле укытучыларының бер өлеше кыскартылды.
- 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!