Русиянең колониаль мирасына каршы: Нарвада Азат Милләтләр Лигасы конгрессы узды

Конгресста катнашучылар

23–24 ноябрьдә Эстониянең Русия чигендәге Нарва шәһәрендә Азат Милләтләр Лигасының (Free Nations League) II Конгрессы узды. Делегатлар оешманың ике ел ярымлык эшенә нәтиҗәләр ясады, нигезнамәнең яңа редакциясен кабул итте һәм киләчәккә адымнар билгеләде. Форумда төрле форматта татар, башкорт, бурят, эрзя, мари, саха (якут), черкес һәм вод халыклары вәкилләре катнашты. Ике көн дәвам иткән бу чарада татар һәм башкортлардан "Татар шурасы" вәкиле Руслан Айсин, Татарстан бәйсезлеге комитеты җитәкчесе Аида Габдрахманова, Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты әгъзалары Айгөл Лайон һәм Руслан Габбасов катнашты.

Лига Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Лига Русия халыкларының милли хәрәкәтләрен берләштерә һәм аларның үзбилгеләнү хокукы өчен көрәшә. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде. Оешма җитәкчелеге сүзләренчә, бүген аның составында 12 милләт вәкиллек итә. Беренче конгресс шулай ук Эстониядә, 2024 елның апрелендә Отепяда узган иде. Лига 2025 елның гыйнварында Вильнюс шәһәрендә Free Nations League буларак теркәлде, ә бу елның май аенда Лигага "Татар Шурасы" да кушылды. Русиядә Лига "теләнмәгән оешма" дип танылган, шуңа күрә күп активистлар хәзерге вакытта мөһаҗирлектә яки чит илдә сөргендә яшәргә мәҗбүр.

Форумда катнашучыларның күпчелеге фикеренчә, аның уздырылу урыны символик мәгънәгә ия. Нарва каласы Эстонияне Русиядән аерган шул ук исемдәге елга ярында урнашкан. Делегатлар Русиянең Ивангородтагы чик посталарыннан берничә метр гына ераклыкта җыелды. Конгресс җыелышлары арасында уздырылган экскурсияләр вакытында 1 декабрьдә ябылырга тиешле Эстония-Русиянең җир чигендә торучы кешеләр чират яныннан узарга туры килде. Форумның беренче көнендә активистлар яр буенда Ивангородка каршы басып флешмоб та уздырды.

БУ ТЕМАГА:

"Азатлык өчен көрәшү — саваплы һәм бәрәкәтле эш"

Беренче көне, 23 ноябрьдә конгресс ачык форматта, чакырылган кунаклар катнашында узды. Җыенны Лига президенты, эрзя активисты Сыресь Боляень ачты.

Җирле вод халкы һәм Нарвадагы Ингрия йорты исеменнән делегатларны активист, ПАСЕның Русия демократик көчләре белән хезмәттәшлек платформасында катнашучы Екатерина Кузнецова сәламләде.

Кунаклар арасында эстон диссиденты, Эстония Конституциясе авторларының берсе Юри Адамс, литва сәясәт белгече, профессор Адас Якубаускас, шулай ук Эстония һәм Литваның башка сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, хөкүмәттән тыш оешма вәкилләре бар иде.

Лига президенты ике җыен арасындагы эше турында хисап тотты. Аның сүзләренчә, ике ел ярым эчендә Лига милли активистлар хәрәкәтеннән теркәүле юридик статусы, үз медиа чаралары, сәяси элемтәләре булган һәм үсә баручы төрле милли хәрәкәтләрне берләштергән халыкара оешмага әверелде.

Милли хәрәкәт вәкилләре беренче көнне үз эшчәнлекләре белән таныштырды, үзара тәҗрибә уртаклашты. Тел проектлары, медиадагы активлыктан тыш милли республикалардан сәяси тоткыннар, Путин башлаган Украинага каршы сугышында һәлак булучылар искә алынды. Катнашучылар ике ил чигендәге Нарва тарихы белән дә танышты. Флешмобта катнашучылар Русия белән ике арада аккан Нарва елгасы ярында, Русия ягына карата үз милли байракларын күтәрде. Оешма сүзләренчә, бу акция якын киләчәктә юкка чыгачак Русия империя урынында яңа бәйсез дәүләтләр барлыкка киләчәген символлаштыра.

БУ ТЕМАГА:

"Террорчы" дип танылган татар оешмалары: кемнәр җитәкли һәм ниләр белән шөгыльләнә?

Икенче көн, 24 ноябрь, делегатларның утырышы ябык ишекләр артында башланды. Җыелышта лига нигезнамәсенең яңартылган нөсхәсе кабул ителде. Шулай ук киләчәктәге бәйсез дәүләтләрнең белем бирү һәм тел сәясәте мәсьәләләре җентекләп каралды.

Конгресс берничә дәүләтнең хөкүмәт һәм парламентларына мөрәҗәгатьләр кабул итте. Алар арасында Эстония тышкы эшләр комиссиясенә (Рийгикогу) юнәлтелгән тәкъдимнәр дә бар. Шулай ук Монголия парламентына, Төрки дәүләтләр оешмасына һәм ТӨРКСОЙга да мөрәҗәгатьләр юлланды. Конгресс халыкларның үз җирләрендәге табигый байлыкларга хокукы турында, туган теллләрнең хәле турында белдерүләр кабул итте. Аерым мөрәҗәгать мөһаҗирлектәге милли активистларга янаулар һәм сәяси үтерүләргә багышланды.

Җыенның төп нәтиҗәләрннән берсе – "Русия асаба халыкларының хәле" турында хисап. Бу Лиганың БМО стандартларына туры китереп төзелгән беренче документы. Ул милләтләрнең ассимиляциясе, милли хәрәкәтләргә карата эзәрлекләү, туган телләрнең статусы, дини хокукларны бозу очраклары, мәҗбүри хәрби хезмәткә алу һәм халыкларның үз җирләре һәм табигый ресурслары белән идарә итү хокукын үз эченә ала. Әлеге хисап бертавыштан кабул ителде.

Документ 10 декабрьгә кадәр БМОның Русия буенча махсус хисапчысы Мариана Кацарова һәм БМОның кеше хокуклары шурасына тапшырылачак. 10 ноябрьдә Лига делегациясе Нью-Йоркта Кацарованың үзе белән очрашкан. Ул вакытта яклар эшлекле элемтәләр урнаштыру, мәгълүмат алмашу һәм тематик брифинглар әзерләү турында килешкән. Ноябрьдә лига вәкилләре шулай ук Эстониянең БМОдагы даими вәкиллегенә барган. Оешманың һәм милли активистларның төп максаты – БМОда Русия турында берничә юл урынына асаба халыкларның хәле турында аерым хисап чыгаруына ирешү.

Чарада катнашучылар

Конгресста катнашучылар Европа илләрен милли хәрәкәтләрне Мәскәү белдерүләре буенча бәяләмәскә, ә аларның вәкилләре белән турыдан-туры диалог корырга чакырды. Сыресь Боляень Эстония тышкы эшләр комиссиясенә мөрәҗәгатьнең мәгънәсен аңлатты: "Без сорыйбыз түгел, тәкъдим итәбез. Безне ишетсеннәр өчен. Безнең турыда Мәскәү сүзләреннән чыгып сөйләүне туктатсыннар өчен".

Чит илдә милли активистларны яклауга аерым белдерү багышланган. Хәзерге вакытта Вильнюс шәһәрендә чит илдәге Башкорт Милли Хәрәкәте җитәкчесе Руслан Габбасовны үтерүне планлаштыруда гаепләнүче алты кешегә карата мәхкәмә дәвам итә. Литва җәмәгать прокуроры идарәсенең мәгълүматларына караганда, бу җинаятьне Русия иминлек хезмәтләре оештырган.

Лига Европа Берлеге, Европаның иминлек һәм хезмәттәшлек шурасы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасын Русиядән чыккан милли активистларны эзәрлекләүдән һәм сәяси көч кулланудан яклау өчен уңай механизмнар булдырырга чакыра.

Бурят хәрәкәте вәкиле Раджана Дугар-Де Понте (Лиганың элекке җитәкчесе) сүзләренчә, әлегә активистлар хәтта виза өчен гаризалар бирә һәм һуманитар визалар ала алмый. Ул Европа илләренең мондый кешеләргә яклау тәэмин ителәчәк дигән декларациясенә карамастан, әлегә чын яклау механизмнары булмавын әйтте.

БУ ТЕМАГА:

"Башта аерылышу, аннары бер илгә ирекле берләшү". Русиянең азат халыкларының дүртенче форумы узды

2026 елның сентябрендә Лига Эстониянең URALIC үзәге белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Үзәк җитәкчесе Оливер Лооде форумда катнашты. Ул очрашуның нәкъ Нарвада узуы мөһимлеген билгеләде – Русия даими рәвештә бу якка яу белән куркыта, чик пунктын ябу турында сүзләр дә йөри. Лооде конгресс катнашучыларын салкын сугыш чорында мөһаҗирлектә һәм ватанда бәйсезлек өчен көрәшкән эстон милли хәрәкәтенә тиңләде.

Русия турында үзе әйтүенчә, Лооде "чынлыкта колониаль империя булган бу дәүләт урынында үзара һәм күршеләре белән яхшы мөнәсәбәттә булган берничә демократик, тыныч дәүләт барлыкка килүен" тели. Ике як өчен дә тарихи әһәмияткә ия булган Нарва җире бүгенге халыкларның уртак киләчәген билгеләүче идеялар тудыра ала, ди ул.

Лиганың беренче конгрессында (2024) Лига вәкилләре дә Эстония парламенты белән турыдан-туры әңгәмә булдыруны яклап чыккан иде.

Форум эшчәнлеген Эстониянең урыс телендә эшләүче ERR телеканалы яктыртты.

"Лига хәзер идея гына түгел, оешма"

Лига президенты Сыресь Боляень хисап чыгышында: "Лига идея гына булудан туктады, ул оешмага әверелде", диде.

Аның әйтүенчә, саннар да шуны күрсәтә. Лига каналларына 905 меңнән артык кеше язылган, ике ел эчендә YouTube-ка куелган видеолар 1,37 миллиард тапкыр каралган, караучыларның күбесе – Русиядән. Лига Европарламент депутатлары белән очрашулар үткәрә, төрле илләрнең сәясәтчеләре белән элемтә урнаштыра. Быелдан Лига инглиз телендә Atlas of Nations журналын чыгара башлады, журналның беренче саны делегатларга тәкъдим ителде.

Боляень Лиганың нигезен татар, башкорт, саха, бурят, черкес, ойрат-калмык һәм эрзя хәрәкәтләре тәшкил итүен әйтте. Мисал өчен, Лигага кергән татар оешмаларының саны – 4. Соңгы елларда Лигага кергән милләтләр тирәсенә тагын удмурт, мари, мокша һәм ингерманландлар да тупланган. Киләсе адым – аларның үз милли оешмаларын булдыруы.

"Әлеге көндә мөһаҗирлектә дә, ватанында да бер генә бәйсез оешмасы да булмаган халыклар бар. Аларга үз тавышларын ишеттерергә ярдәм итү – Лиганың иң мөһим бурычларының берсе", диде ул.

Форумның төп өлеше тәмамлангач, 25 ноябрьдә, форумда катнашучылар Палдиски шәһәренә барды, башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды.

Киләсе елда Лига милли хәрәкәтләрне ныгытуга, активистларны яклауга, туган телләрне саклауга һәм бәйсез милли массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә игътибар бирәчәк. Лига белдерүенчә, халыкларның тавышы хәзер социаль челтәрләрдә генә түгел, Европа парламентларында һәм БМО структураларында да ишетелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!