Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге банклар Русиянең кытай техникасы өчен түләгән акчасын томалый башлаган

Иллюстратив фото

Русия кытай техникасы өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре оешмалары аша түләгән, тауар үзе туры Русиягә җибәрелгән. Әмма хәзер әгәр сатып алынган техника Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең үзенә кайтмый икән, мондый түләүләрне томалыйлар диелә.

Август аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең банклары Русиянең Кытайдан алган тауарлары өчен түләгән акчаларын томалый башлаган. "Коммерсантъ" басмасы язуынча, беренче чиратта бу электроник җиһазлар өчен түләүләргә кагыла. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре банклары АКШ тарафыннан икенчел (ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган) чикләүләр кертелергә мөмкин дип сагая диелә.

Басма мәгълүматынча, әгәр сатып алынган техника Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең үзенә кайтмый икән, мондый түләүләрне томалыйлар. "Русия оешмалары Берләшкән Гарәм Әмирлекләре ширкәтләрен Кытайга электрон җиһазлар өчен акча күчерү ысулы буларак кулланды, тик ул тауарларны турыдан-туры Русиягә җибәрәләр иде", дип сөйләгән басманың бер әңгәмәдәшчесе. Шушы ысул белән мәсәлән ноутбукларның 10-20 процентын кайтартканнар. Бу тауарлар өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша түләүләренең төп сәбәбе исә - комиссия нык түбән булганга, ул 1-3 % кына булган диелә.

Шул ук вакытта электрон җиһазлар җитештерә торган "Бештау" оешмасы баш мөдире Олег Осипов әлеге томалаулар Кытай тәкъдиме белән башкарыла, дип сөйләгән. Янәсе Кытай банклары Дубай оешмаларыннан килгән акчалар турында белешмәләр һәм таможня декларацияләре сорый башлаган.

"Кытай сәүдә эшләрен өченче илләр аша эшләргә бик яратмый", - дип аңлаткан басманың тагын бер әңгәмәдәшчесе. Аның әйтүенчә, элегрәк АКШ Русия белән хезмәт итүче оешмаларны күзәтәчәген белдерде, шуңа күрә мондый хәл булуы көтелмәгән эш түгел.

  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русия түрәләре икътисадны Азия илләренә, беренче чиратта, Кытайга борды. Сәяси яктан Мәскәү Кытайны якын беректәше дип атый.
  • Быел яз көне АКШның кытай банкларына чикләүләр әзерләве хәбәр ителде. Аларга санкцияләрне Русия белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен кертүләре бар. 2023 елда Русия сатып алган чипларның 90 проценты Кытайдан килгән диелә. Аларны ракетлар, танклар һәм очкычлар җитештерүдә кулланганнар. Банкларга каршы чикләүләрне әгәр дә Пекинны Русиягә экспортын чикләү турында дипломатик юллар белән күндерә алмасалар гына кертмәкчеләр.
  • Кытай белән Русия 2023 елда сәүдә хезмәттәшлегендә яңа рекорд куйды. Ике ил арасында сәүдә әйләнеше былтыр иң зур күрсәткечләргә җитеп, 240,11 млрд долларны тәшкил иткән.
  • Кытай Русиядән сатып ала торган төп тауарлар - энергия чыганаклары: нефть, табигый газ һәм ташкүмер. Шулай ук Кытай Русиядән бал, агач, ягулык һәм диңгез ризыклары ала.

    Русиягә исә Кытайдан нигездә машиналар, смартфоннар, җиһазлар, уенчыклар һәм башка тауарлар керә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!