2024 елда Казанда 11 дәүләт проектын тормышка ашыруга барлыгы 10,1 млрд сум акча биреләчәк. Федераль бюджеттан — 7,3 млрд сум, республиканыкыннан — 2,8 млрд сум.
Бу хакта бүген, 29 июльдә эшлеклет дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров әйтте, дип яза "Бизнес Online".
2023 елда 11 дәүлдәт проектына 17,8 млрд сум бүлеп бирелгән иде. Федераль бюджеттан — 9 млрд, республиканыкыннан 8,8 млрд сум.
Быелгы акчаларның иң күп өлешен "Экология" дәүләт проектына бирәчәкләр — 4,9 млрд сум.
Алга таба "Имин сыйфатлы юллар" (1,6 млрд), "Сәламәтлек саклау" (1,5 млрд) һәм "Мәгариф" (1,4 млрд сум) проектлары килә.
"Быел Казанда биологик чистартучы корылмаларны төзекләндерүне төгәлләп, аларны кулланышка кертү ниятләнә" дигән Шакиров.
"Имин сыйфатлы юллар" дәүләт проекты кысаларында быел Казанда бер млрд сум тотып 9 юл кишәрлеген төзекләндермәкчеләр. Аларның озынлыгы - 6,3 чакрым. Себер тракты, Копылов, Химиклар, Заслонов, Гаврилов, Галимҗан Баруди, Моисеев, Ибраһимов проспектындагы юллар турында сүз бара.
- Узган ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин алдында Татарстан Украинадагы сугышны хуплауга 2,5 миллиард сум акча тотты дип белдерде. Бу акчалар, шул исәптән, Украинадан басып алынган, Татарстан карамагындагы Лисичански шәһәренә дә бүленгәне әйтелде. Республика үзе эшләп тапкан акчаны басып алучыларга бирсә дә, аны беркайчан да икътисадка кире кайтара алмаячак.
- Моннан тыш быел июль башында Татарстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләрне арттырып, 1,5 млн сумга кадәр җиткерделәр.
- 2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 710 млрд сум салым тупланган. Шуларның 69 проценты — федераль үзәккә киткән, 31 проценты — республикада калган. Узган елның шушы чорына караганда, Татарстан үзендә җыелган керемнәрне Мәскәү файдасына күбрәк күчерә башлаган. Былтыр республика салымнарының 63 проценты гына Мәскәүгә юлланган булган. Нәтиҗәдә, Татарстанда 244,5 млрд сум калган.
- Быел Русиядә салым реформасы кабул ителде. Бу халыктан да, эшкуарлардан да, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. Ул 2025 ел башыннан гамәлгә керер дип көтелә. Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса (янәсе, халыкның баерак өлешеннән күбрәк салым җыю), чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде. Татарстан парламенты да бу үзгәрешләрнең бер өлешенә каршы чыкты.
- Моңа кадәр Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов Башкортстан бюджетында калучы салымнар кими башлавын әйткән иде. Ул Татарстандагы керемнәрне искә алып, Башкортстанга бу хакта хыялланырга гына кала, дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!