Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышка акча тотып, Татарстан үзен нәрсәдән мәхрүм итте


Казанда бушлай ризыкка чират, 2021 елның декабре
Казанда бушлай ризыкка чират, 2021 елның декабре

Узган атна Татарстан президенты ​Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин алдында Татарстан Украинадагы сугышны хуплауга 2,5 миллиард сум акча тотты дип белдерде. Бу акчалар, шул исәптән, Украинадан басып алынган, Татарстан карамагындагы Лисичански шәһәренә дә бүленгәне әйтелде. Республика үзе эшләп тапкан акчаны басып алучыларга бирсә дә, аны беркайчан да икътисадка кире кайтара алмаячак. Татарстан өчен 2,5 млрд сум нәрсәне аңлата? Бу акчаларга республикада нинди проблемнарны хәл итәргә мөмкин булуын 2022-2023 елгы бәяләрдән чыгып исәпләп карадык.

Татарстан — ярлы төбәк түгел. Шулай да Рөстәм Миңнеханов бу акчаларны башка максатларда кулланса, республикадагы берничә кискен мәсьәләне хәл итеп булыр иде. Мисал өчен, мәктәпләр иминлеген терроризмга каршы систем белән тәэмин итүгә, бер-ике яңа мәктәп төзетүгә яки егермеләп иске мәктәпне төзекләндерүгә, су басудан котылырга ярдәм итүче таушалган канализация челтәрләрен төзәтүгә һәм хәерчелек белән көрәшүгә тота алыр иде. Әлеге проблемнарга бүген Татарстан авырдан акча таба.

МӘГАРИФ

Бүген 2,5 млрд сумга Татарстан якынча 20 мәктәпне капиталь төзекләндерә ала. Сүз шәһәрдәге йөзләрчә, хәтта меңнәрчә укучы өчен исәпләнгән белем бирү йортлары турында бара. Мәсәлән, 2023 елда Казан һәм Чаллыда 17 мәктәпне төзекләндерергә җыеналар. Дәүләт сатып-алулары сайтында бу тендерның суммасы 2,3 млрд сум тәшкил итә.

Казанның 175нче мәктәбе яңартудан соң
Казанның 175нче мәктәбе яңартудан соң

Капиталь төзекләндерү эшенә түбәне, тәрәзәләрне, ишекләрне, керешне, бинаның тышкы өлешен алыштыру, шулай ук җылылык, су, канализация, вентиляция, электр челтәрен яңарту керә. Шушы ук суммага мәктәпкә видеокүзәтү камералары урнаштыру, җылылык һәм вентиляция, янгын турында кисәтүнең автоматлаштырылган җиһазларын кую, сыйныфларда җиһазларны алыштыру каралган.

Бу акчага күпме укучы һәм укытучыга уңай шартлар тудыруын аңлар өчен програмга кертелгән мәктәпләр исемлеген карау да җитә. Мисал өчен, Казанның 6нчы гимназиясендә 2 192 укучы, 19нчы гимназиядә - 1 739, 83нче лицейда - 2 757 укучы белем ала.

Казан зур тизлек белән үсә, шуңа да мәктәпләр җитми. Казан хакимияте исәпләренә караганда, бүген мәктәпкә булган ихтыяҗны каплау өчен 60 млрд сум кирәк. Бу Казанның ике еллык бюджетына тиң. Хәзерге бәяләр белән бер мәктәпне төзү өчен 2 млрд сум акча кирәк.

МӘКТӘПЛӘР ИМИНЛЕГЕ

Соңгы елларда Татарстан мәктәпләрендә иминлек мәсьәләсе зур сораулар уятты. 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясендә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Түрәләр киләчәктә мондый хәлне булдырмас өчен чаралар күрергә вәгъдә итте.

Казанның 175нче мәктәбендәге фаҗига корбаннарын искә алу
Казанның 175нче мәктәбендәге фаҗига корбаннарын искә алу

2022 елның мартында Татарстан мәктәпләрдә иминлекне көчәйтү өчен акча эзләүгә кереште. Ул вакытта республикадагы белем йортларының 32 проценты гына хосусый саклау оешмалары (ЧОП) белән саклануы билгеле булды.

Мәктәпләрдә иминлек чараларын көчәйтү өчен акча юклыгын рәсмиләр дә яшермәде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин республика укучыларының иминлеген тәэмин итү 3,6 млрд сумга төшә диде. Ә моңа бюджетта акча каралмаган. Шул сәбәпле, мәктәпләрне тышкы видео күзәтү камералары, кисәтү әсбаплары, эвакуация белән идарә итү, тышкы ут системы белән тәэмин итеп булмый. Татарстанның федераль үзәктән финанс ярдәм соравы да җавапсыз калган. Мәскәүгә үзенең 70 процент керемен юллап торган республика бүгенгә кадәр моңа акча таба алмый.

ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫГЫ

2022 елда Волгоградта канализация торбасы тишелеп көнкүреш калдыкларының шәһәрне басуы, нәтиҗәдә 200 мең кешенең берничә көн сусыз һәм җылысыз яшәве һәм Идел елгасына зыян килүе Татарстанга гыйбрәт булырга тиеш.

Мондый хәл теләсә-кайсы вакытта Казанда да була ала. Инде берничә ел түрәләр шәһәрдә канализация челтәренең 70 процентка таушалган хәлдә булуы турында сөйли. Торбаларның эшләү вакыты чыгуга 10 елдан артык вакыт узган. Челтәрнең өчтән бере хәтта 90 процентка таушалган. Шунлыктан Казанда даими төстә аварияләр булып тора. Әйтик, 2021 елда канализация коллекторының тишелүе сәбәпле Короленко һәм Волгоград урамнары чатында юлның бер өлеше җимерелеп төште.

Казанда Короленко һәм Волгоград Волгоград урамнары чатында ишелгән юл
Казанда Короленко һәм Волгоград Волгоград урамнары чатында ишелгән юл

Белгечләр исәпләвенчә, "Водоканал" оешмасына торбаларны һәм инфраструктураны төзекләндерү өчен 65 млрд сум кирәк. Узган ел Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җыелган салымнарны Мәскәүдә федераль програм ярдәмендә кайтаруны сорады. Әмма федераль үзәк мондый мәсьәләләр белән мәшгуль түгел иде. Бу Метшинның Мәскәүгә беренче мөрәҗәгать итүе генә түгел.

Татарстан бюджетында мондый акчалар каралмаганлыктан ширкәт кредитлар ала һәм Казан халкының кесәсенә керә.

Узган ел Казанда суга бәяләр 13 процентка артты. Моны шәһәрдә су һәм канализация торбаларының таушалган булуы белән аңлаттылар. Яңа тарифлар торбаларны алыштыру өчен инвестицион програмга акча җыюны үз эченә ала диелде. 2023 елның 1 июленнән су бәясе бер куб метрга 27,3 сум, 2024 елда - 29,4 сум булыр дип көтелә. Канализация бу елдан 33,6 сум, киләсе елда - 39,3 сумга артачак.

Тарифка өстәлгән инвестиция програмы 2022-2028 елларда тормышка ашачак. Җиде ел эчендә "Водоканал" халыктан 7 млрд сум акча җыеп алырга җыена.

Әгәр Татарстан сугышка тоткан 2,5 млрд сум акчаны республикада калдырып аны торбалар алыштыруга тотса, шәһәр халкы 2-3 ел дәвамында су тарифлары артуын үз җилкәсендә тоймас иде.

СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ ӨЛКӘСЕ

Быел Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елга нәтиҗә ясап, мондыйрак хисап тотты.

  • 34 медицина корылмасы төзелгән;
  • 15 объект капиталь төзекләндерелгән;
  • 2,5 мең данә медицина җиһазы сатып алынган;
  • 22 яңа машина алынган.

Әлеге чыгымнарга республика бюджетыннан 2,4 млрд сум бүленгән. Телгә алынган корылмаларның 32се авылларда бер катлы фельдшер-акушерлык пунктын (ФАП) төзүгә киткән. Моннан тыш, сүз Казанның Дәрвишләр һәм Осиново бистәләрендә сырхауханәләр төзелеше турында бара. Узган ел аларны кулланышка тапшыра алмадылар. Шуңа да төзелеш эшләре 2023 елда да дәвам итә.

Бер яктан, рәсмиләр Татарстан хастаханәләр төзи һәм җиһазлар сатып ала дип әйтсә дә, икенче яктан, республикада бүгенгә кадәр катлаулы мәсьәләләр хәл ителмәгән.

Питрәч районы Царево авылында җирле халык поликлиника ачуны таләп итә, март 2021
Питрәч районы Царево авылында җирле халык поликлиника ачуны таләп итә, март 2021

2022 елның җәендә Түбән Каманың бала табу йортында эшләүче табиблар түбән хезмәт хакы алу сәбәпле баш күтәрде. Алар яңа түләү системы кертелгәннән соң керемнәрнең 20-30 процентка югалтуын әйтте. Соңрак министрлык җитәкчелеге бу проблемның "аңлашлымаучанлыкка" бәйле булуын белдерде.

2022 елның ноябрендә Казанда республика неврология үзәге ябылды. Яңа үзәк төзү яки искесен төзекләндерүне хакимият "икътисади яктан акланмый" дип белдерде. Нәтиҗәдә, медицина хезмәткәрләренең бер өлешен Казанның 7нче хастаханәсенә, икенчесен - башка хастаханәләргә күчерделәр. Республика неврология үзәгеннән мәхрүм калды.

Сәламәтлек саклау министрлыгы сирәк авырулар белән көрәшкә дә игътибарны киметте. Быел министрлык Паркинсон авыруы белән чирләүчеләр өчен кыйммәтле дару сатып алмый башлавы билгеле булды. Моңа кадәр ун ел дәвамында республика әлеге даруларны үз бюджеты хисабына ала иде. 2022 елда бу чыгымнарны һәйрия фондлары каплаячак диелде. Ахыр чиктә бер фондның да кыйммәтле дару алырга мөмкинлеге булмавы ачыкланды. Аңа карамастан, министрлык яңаларын сатып алырга җыенмый. Бу Паркинсон авыруы белән көрәшүчеләрнең хәлен кискенләштерә. Әлеге дару булмаган очракта авыруларның бер атна эчендә гомере өзелергә мөмкин. Бүгенгә Татарстанда дүрт кеше бу даруга мохтаҗ. Русиянең башка төбәкләрендә, әйтик, Петербурда Паркинсон авыруы белән көрәшкә чыгымнарны төбәк бюджеты каплый.

Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемнар ел саен кабатланып тора. Республика Украинадагы сугышка кадәр бу мәсьәләләргә күз йомып килә иде. Ә инде хәзер аларны бөтенләй тирәнгә яшерергә теләячәк.

Татарстан медицина хезмәткәрләренә кытлык кичергән вакытта, республика табибларын оккупациядәге Лисичанскига халыкны һәм хәрбиләрне дәваларга озатып торалар. Көзен Казанның 7нче хастаханәсе һәм республика клиника хастаханәсеннән генә дә 25 белгечне басып алынган җирләргә җибәргәннәре билгеле булды.

ХӘЕРЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ

Украинага каршы сугыш башланганчы Владимир Путин хәерчелекне иң төп дошман дип атап йөрде. Хәзер төп дошман дип Украина һәм Көнбатыш цивилизациясе сурәтләнә башлады. Шул ук вакытта эшсезлек һәм ярлылык мәсьәләсе беркая да китмәде. Бүген донор субъект булып саналучы Татарстанда гына да, 2022 елның рәсми саннарына караганда, 240 меңнән артык кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк.

Казанда бушлай ризыкка чират, 2021 елның декабре
Казанда бушлай ризыкка чират, 2021 елның декабре

2023 елда республикада яшәү минимумын 12 219 мең сумга арттырдылар. Әгәр сугышка тотылган 2,5 млрд сумны әлеге 240 мең кешегә бүлеп бирсәң, һәркем 10 416 сумга ия булыр иде.

Соңгы вакытта хакимият аз керемле кешеләргә "социаль контракт" системы нигезендә үз эшен ачарга тәкъдим итә. Беренчел капитал итеп дәүләт 250 мең сум, шәхси хуҗалыкка - 100 мең сум бирергә вәгъда итә. 2022 елда Татарстанда 7,2 мең кеше дәүләт белән контракт төзегән булган.

2,5 млрд сум аз керемле кешеләргә бүленгән булса, Татарстанда социаль контрактлар нигезендә 10 мең кеше үз бизнесын, 25 меңе - шәхси хуҗалыгын ача алган булыр иде. Тик Татарстан бу акчаларны сугышка сарыф итәргә булды.

  • 2022 елның сентябрендә Татарстан Лисичанскины үз карамагына алды. Украинаның Луһански өлкәсендәге бу шәһәр – Русия гаскәре оккупацияли алган соңгы шәһәр булды.
  • Лисичански – тимер юл станциясе булган зур сәнәгать үзәге, Донбассның иң борынгы шәһәрләреннән санала, аңа 1710 елда нигез салынган. 2010 елда шәһәрдә 106 мең кеше яшәгән.
  • Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Безнең хисапка күрә, Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында Татарстаннан кимендә 235 кеше һәлак булган. Бу – ачык чыганаклардан һәм рәсми белдерүләргә таянып тупланган мәгълүмат, чынлыкта үлүчеләр саны күбрәк була ала.

Язманың оригиналы: Idel.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG