Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Европа берлеге илләрен Төньяк Кавказдан килгән качакларны Русиягә тапшырмаска чакырды. Аларга ватаннарында җәзалау, мыскыллау яный, яки Украинадагы сугышка җибәрергә мөмкиннәр, ди хокук яклаучылар. Соңгы вакытта депортацияләнүчеләр саны артты. Ни өчен сыену сораучыларны Мәскәүгә тапшыралар һәм бу очракта аларга нәрсә яный? "Кавказ.Реалии" шушы мәсьәләне тикшерде.
Европа берлеге илләре хакимиятләре чыгышы белән Төньяк Кавказдан булган качакларны һәм сыену сораучыларны Русиягә кайтарып җибәрүне кичекмәстән туктатырга тиеш, чөнки ватаннарында аларга җәзалаулар һәм мыскыллаулар яный, шулай ук аларны сугышка җибәрүләре бар. Amnesty International хокук яклау оешмасы әнә шундый чакыру белән чыкты.
Русиядә хокукый стандартлар калмады һәм соңгы вакытта Төньяк Кавказдан китүчеләрнең хәле нык начарайды. Алар үзләрендә нигезсез тоткарлауга дучар була, югалалар, әмма Европа илләренә килеп эләккәч, Төньяк Кавказ республикаларында туучылар "җәмгыятькә куркыныч тудыручылар" буларак кабул ителә һәм алар шуңа күрә депортацияләнүгә намзәт булып тора, диелә документта.
БУ ТЕМАГА:
Русиядән китәргә мәҗбүр булган татар: "Германиядә Одессаны сагынып яшибез"Эзәрлекләү һәм золымнан котылу өчен сыену урыны эзләгән Төньяк Кавказ кешеләрен Хорватия, Франция, Германия, Польша һәм Румыния Русиягә тапшырды яки депортацияләде дә инде. Ул кешеләрнең күбесенә диннәре яки этник үзенчәлекләре аркасында "куркыныч экстремист" дигән ярлык тагыла, дип искәртә хокук яклаучылар.
Кеше хокуклары белән бәйле вазгыять аеруча Чечняда коточкыч хәлдә: хакимиятне тәнкыйтьләп фикер белдергән, хокук яклау активизмында катнашкан яки ЛГБТ хәрәкәте әгъзасы дип кабул ителгән кешеләрне дә, аларның якыннарын да эзәрлекли башларга мөмкиннәр, ди Amnesty International.
"Русиядә берни янамый"
Оешманың белдерүендә Русия белән Франция арасында качакларны депортацияләү мәсьәләсендә хезмәттәшлек мисаллары телгә алына.
Мисал итеп 19 яшьлек Дауд Мурадовның язмышы китерелә. Француз хакимиятләре аны депортацияләп кенә калмыйча, Русия түрәләренә аның сыену сорау турындагы нечкәлекләрне, кем ярдәме белән Русиядән китә алуын, якын туганнары турындагы шәхси белешмәләрен дә тапшырган. 2022 елның февралендә ачыкланып бетмәгән сәбәпләр белән ул Чечняда үлде, туганнары Даудны агулаганнар дип әйтә.
37 яшьлек Чечня качагы Магомед Гадаев та Франциядән чыгарыла. Француз укытучысы Самюэль Пати үтерүләреннән соң тәртип саклау оешмалары диаспорага көчле игътибар биргән вакытта, 2020 елның октябрендә Гадаевны да тоткарлыйлар. Мәхкәмәдә егет Русиягә кайту үлемгә тиң булуын, җәзалау турындагы җинаять эшендә шаһит буларак сорау алган чакта аның үзен кыйнаулары һәм башка кешегә яла ягарга мәҗбүр итүләре турында аңлатып бирә. Депортация төрмәсендә утырган чакта Гадаев үзен Франциядән чыгарырга теләүләренә протест белдереп корсагын кисә.
Русиягә кайтып җитүеннән соң ике көн узгач та аны Чечня полициясе урлый, ә соңрак корал саклау турында ялган гаепләү белдереп, егетне сак астына алалар. 2021 елның июнендә аны 18 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итәләр.
БУ ТЕМАГА:
Украина ягында сугышкан татар егете депортацияләнгән. Русиядә аны төрмә көтә2023 елның июнендә Польша хакимиятләре элек Дагыстан ФСБсының контркүзләү бүлегендә эшләгән Эмран Нәүрүзбәковны Русиягә депортацияләде. Ул Русиядән 2017 елда качып киткән һәм халыкка ФСБның ничек итеп ялган юл белән "террорчылык эшләрен" ясаулары турында сөйләде. Польшаның махсус хезмәтләре Нәүрүзбәковның үзе турында сөйләгән мәгълүматлары "ышанычка лаек түгел", дип белдерде. Мәскәүгә кайтып җиткәннән соң Нәүрүзбәков Шереметьево һава аланында конвоирлардан качмакчы була, тик аны тотып алып Дагыстан полициясенә тапшыралар.
Польша хакимиятләре Ингушетиядә туган Ракиат Кодзоеваны да дүрт баласы белән бергә депортацияләмәкче була. Узган елның октябрендә аңа чираттагы мәртәбә сыену урыны бирүдән баш тартканнар. 2016 елда ул балалары белән Русиядән качып китә, чөнки аның ирен үтерәләр һәм ул куәт оешмалары вәкилләренең эзәрлекләвенә дучар була. Ингуш шагыйре Исса Кодзоевның улы Изнаур Кодзоевны 2005 елда Назрань шәһәрендә Русия махсус көчләре үзләре уздырган операция вакытында атып үтерә. Алар аны эчке эшләр министрлыгының Ингушетиядәге баш идарәсенә һөҗүм итүдә катнашы булган дип саный.
Бу хәлдән соң экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре тол калган Ракиат Кодзаеваны даими рәвештә сорау алуга чакыра башлый, балалар янына мәктәпкә дә киләләр. Кодзоева инде алты ел буе сыену урыны алырга тырышуын әйтә. Тик рәсми документлардан күренгәнчә, Польша хакимиятләре аңа хәзер ике баласы белән Русиягә кайтса, да берни янамый дип саный, чөнки, янәсе, кануннар аңа куәт оешмалары вәкилләренең теләсә нинди канунсыз гамәлләренә ризасызлык белдерергә мөмкинлек бирә.
БУ ТЕМАГА:
Сугыш мөһаҗире Таһир Миңнебаев: "Украина безне үз иткән иде"Сыену урыны өчен көрәш
Кайбер орчакларда Төньяк Кавказда туучыларны Русиягә тапшырмыйлар - гадәттә бу җәмгыятьтә зур шау-шу туса була торган хәл. Мәсәлән, узган елның декабрендә Швейцария хакимиятләре 40 яшьлек Чечня кешесе Али Батаевны депортацияләмәү турында карар кабул итте. Ул озак вакыт Украинада яшәгән, ә Мәскәү сугыш башлагач, украин качагы буларак Европага күчеп киткән. Швейцария хакимиятләре аның илдә булуын канунсыз дип таба: 2022 елның сентябрендә аны чит ил ватандашларының депортация төрмәсенә утырталар.
Батаевны яклап Европа илләренең төрле башкалаларында митинглар һәм пикетлар узды. Җәй көне ул Швейцария хакимиятләренең үзен Русиягә тапшыру ниятләренә каршылык белдереп ачлык тота башлады. Декабрьдә аны илдән депортацияләмәскә дигән карар кабул ителде.
"Сәяси характердагы карарлар"
Танылмаган Ичкериянең Франциядәге мактаулы консулы Шамил Албаков "Кавказ.Реалии" белән әңгәмәдә качакларны Русиягә тапшыру мәсьәләсе теге яки бу дәүләтнең мәнфәгатьләренә һәм ил эчендәге сәяси бәхәсләргә килеп терәлә дигән.
Чыгышы белән Кавказдан булганнар шау-шу куптара торган җинаятьләр кылганнан соң, хөкүмәткә дә чит ил ватандашларына кискен чаралар күрергә кирәк дигән таләпләр яңгырый башлый.
Мәсәлән, Франциянең Аррас шәһәрендә Ингушетиядә туган 20 яшьлек егет укытучысын үтергәннән соң, Франция радикаль карашлы ватандашлар исемлегенә кертелгән русияләрне илдән чыгарып җибәрергә ниятләвен игълан итте.
Адвокатлар безнең юридик аргументларга колак салмый, нәкъ менә сәяси характердагы карарлар кабул ителә
"Җирле хакимиятләр бу кешеләрне ватаннарында эзәрлекләүләрен, депортацияләнгәч проблемнары булачагын бик яхшы аңлый. Адвокатлар безнең юридик аргументларга колак салмый, нәкъ менә сәяси характердагы карарлар кабул ителә, ди. Берни дә борчымый: кеше хокукларымы ул, Украинада сугыш барамы, Русиядә җинаятьләр кылынамы - бу икенче планга китә", дип аңлата Албаков.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Русия белән Франция арасында очкычлар турыдан-туры очмый, шуңа качакларны илдән чыгарып җибәрүләр туктатып торыла, кешеләр үзләренә бәйле эшләрдә нинди карар чыгасын депортация үзәкләрендә көтә.
Чечняның "Вайфонд" хокук яклау оешмасы мәгълүматынча, хәзерге вакытта Франциядә 17 кеше депортация көтә - аларның күпчелеге ингушлар һәм чеченнар. Алар арасында Русиягә кайтса эзәрлекләнү яки үлем куркынычы яный торган бер кыз да бар. Әгәр аның белән бәйле хәлләрнең нечкәлекләре киң җәмәгатьчелеккә чыкса, кызның Чечнядагы якын туганнарына да зыян килергә мөмкин, дип белдергән "Кавказ.Реалии"га оешма вәкиле . Бу эш террорчылыкны финанслау турындагы җинаять эше белән бәйле - элек чечен каршылыгында катнашкан бер туганы кызның белешмәләрен кулланып акча күчергән булган.
"Туганы Интерполның кызыл зонасында булганга күрә кызны террорчылыкны финанслауда гаеплиләр. Менә чылбыр ничек: Русия аның туганын гаепләгән, ә Франция кызны гаепли. Бу ирне безнең ярдәм белән эзләүдән чыгардылар, ул хәтта Европа илләренең берсендә сыену урыны да алды, ә менә кызны әле дә авыр маддә нигезендә гаепле дип саныйлар, аны моның өчен депортацияләргә мөмкиннәр", дип сөйләгән хокук яклаучы.
"Вайфонд" белешмәләренчә, Төньяк Кавказ качакларын Европадан депортацияләү дәвам итә. Русия белән турыдан-туры очышлар булмавы да комачау итми: аларны өченче илләр аша тапшыралар. Мондый очракларның күпчелеге Франциягә туры килә, ди хокук яклаучылар.
Язманың оригиналы: "Кавказ.Реалии"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!