Медиа: Болгар Ислам академиясен Казанга Кырлай паркына күчерү турында сөйләшүләр бара

Болгар ислам академиясе бинасы. Архив фотосы

Болгар ислам академиясенең Болгардагы хәзерге биналарына килгәндә, аларны төрле чаралар һәм бәйрәм тантаналарында кулланмакчылар, диелә. 

Казан Кирмәнендә Болгар ислам академиясен борынгы Болгардан Казанга күчерү турында сөйләшәләр, дип яза "Бизнес Online" чыганакларына сылтама белән.

"Республика җитәкчелеге бу хакта карарны инде кабул иткән, әмма төгәл генә кайчан буласы турында әйтергә иртәрәк. Әлегә булачак бинаның яки биналар комплексының проекты юк, тик яңа төзелешнең кайда барачагы инде билгеле", дип яза басма. Ул Кырлай паркында урнашачак диелә.

"Бизнес Online" чыганаклары әйтүенчә баштарак бөтенләй башкача ниятләнгән: Болгардагы ислам академиясе янына Русия ислам институтын (РИИ) һәм Павлюхин урамындагы Казан ислам университетын (КИУ) күчермәкче булганнар. Тик РИИ белән КИУ ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин бу ниятләрдән баш тарта алган диелә.

Болгар ислам академиясенең Болгардагы хәзерге биналарына килгәндә, аларны төрле чаралар һәм бәйрәм тантаналарында кулланмакчылар, дип яза басма.

Болгар ислам академиясе җиде ел элек, 2017 елның сентябрендә ачылган иде. Шулай да аны Татарстан башкаласыннан машина юлы белән барганда 200 чакрым аерып тора, бу уку йортының үсешендә комачаулыклар тудыра. Шул рәвешле хәзер аны элек Җәмигъ мәчетен төзергә җыенган урынга - Казан үзәгенә күчермәкчеләр, диелә язмада.

  • Шул ук вакытта Казанда Шоссе урамында мөселман рухи-белем бирү комплексы төзеләчәге хәбәр ителгән иде. Проект белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелек итә.

    "Без милли мәгариф өчен көрәшәбез. Әлеге кишәрлек монда рухи-агарту комплексы форматында мәктәп белән балалар бакчасы төзергә мөмкинлек бирә, анда татар телендә белем биреләчәк", дигән иде мөфти Камил Сәмигуллин. Объект элекке "Кырлай" паркы артына, Кремль һәм Киров дамбалары арасындагы дүрт һектар җиргә урнашачак.

  • Җәмигъ мәчетне исә Казанның Бишбалта бистәсендә төзергә җыеналар. Аны Мәскәү архитекторлары карамагына калдырдылар. Гәрчә, гыйбадәтханәне шәһәр үзәгендә — Казанның "Кырлай" паркында төзергә ниятләнгән иде. 2022 елның 20 маенда Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салынды. Cоңрак мәчетнең эскизын ясау бәйгесендә ике җиңүче билгеләнде. Берсе — архитектор Айвар Саттаров, икенчесе — Ginzburg Architects бюросы. 2023 елда халыкның фикере һәм конкурста җиңгән проектлар исәпкә алмыйча Җәмигъ мәчетнең урынын Бишбалта бистәсенә күчерелде.
  • 2022 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе эшләүдән туктады. Мәхкәмәнең рәисе Фәрхәт Хөснетдинов Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!