Путинның сәяси баскычтан күтәрелүе

Владимир Путин һәм Петербур губернаторы Анатолий Собчак (уңда) Петербурда Австрия мәйданын ачу тантанасында. 28 сентябрь, 1992

Петербур шәһәр башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгән Путин журналистлар белән очраша. Декабрь, 1995

Русия президенты Борис Ельцин (уңда) Путинны июль аенда Федераль иминлек хезмәте башлыгы итеп билгеләде. Горкида очрашу, 10 ноябрь, 1998 ел

Борис Ельцин хакимиятне Владимир Путинга тапшырганнан соң Кремльдән чыгып китә. 31 декабрь, 1999

Президентлыкка намзәт һәм дәүләт башлыгы Владимир Путин җәмәгате Людмила белән сайлау вакытында. Март, 2000

Владимир Путин җәмәгате Людмила белән 11 сентябрь террор гамәлләре корбаннары рухына дога кыла, 2001

Президент Владимир Путин Беслан фаҗигасендә яраланган бала янында. Сентябрь, 2004

АКШ президенты Джордж Буш Русия президенты Владимир Путинның 1956 елгы Волга машинасында. Май, 2005

Путин ул чактагы Чечня премьер-министры Рамзан Кадыйров белән очраша. Май, 2006

Русия президенты Владимир Путин һәм җәмәгате Людмила, АКШның элекке президентлары Билл Клинтон һәм Джордж Буш белән Борис Ельцин җеназасында. Апрель, 2007

АКШ президенты Барак Обама һәм Русия премьер-министры Владимир Путин Яңа Огаревода очраша. Июль, 2009

Премьер-министр Владимир Путин Тыва республикасында ялда. Август, 2009

Премьер-министр Владимир Путин Манеж мәйданында тарафдарлары белән очрашуда хисләненүен яшерми. Март, 2012