Кызлар килә. Латин Америкасыннан Алабугага дрон җыярга

"Алабуга Старт" реклам плакаты. Иллюстратив фото

2026 ел башында АКШтагы "Демократияләрне яклау фонды" (Foundation for Defense of Democracies, FDD) Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасына Латин Америкасыннан кызларны җәлеп итүгә юнәлтелгән агрессив кампанияне фаш иткән хисап бастырды. Биредә Украинага каршы сугышта кулланылган дроннар җыялар. Аналитиклар мәгълүматына караганда, башта Африкага басым ясаганнан соң, Русия Көньяк һәм Үзәк Америка илләренә йөз тота, ә "Алабуга Старт" програмын саклану-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен мәҗбүри эшче көч китерүнең глобаль каналына әйләндерә. "Idel.Реалии" әлеге хисапны анализлаган, шулай ук Русиядән чыккан испан телле блогерның чит ил аудиториясе өчен хакимият нарративларын ничек алга сөрүен дә ачыклаган.

"Демократияләрне яклау фонды" (Foundation for Defense of Democracies, FDD) — АКШтагы тышкы сәясәт һәм милли иминлек мәсьәләләре белән шөгыльләнүче аналитик үзәк. Ул Вашингтонда, Колумбия округында урнашкан. Фонд 2001 елда, 11 сентябрь террор гамәлләреннән соң оештырыла.

Оешма тышкы сәясәт, милли иминлек, терроризм һәм аңа каршы көрәш, шулай ук икътисади санкцияләр сәясәте өлкәсендә тикшеренүләр һәм аналитика алып бара.

Африка гына түгел

"Демократияләрне яклау фонды" мәгълүматларына күрә, "Алабуга Старт" өчен кеше җыюда беренче һәм иң киң колачланган төбәге — Африка була. Уганда, Эфиопия, Нигерия, Кения, Руанда, Көньяк Африка Республикасында һәм Ботсванада актив рәвештә эшче җыялар. TikTok һәм Instagram аша алып барылган реклам кампанияләрендә 18–22 яшьлек кызларга бушлай очыш, торак, урыс телен өйрәнү һәм кунакчыллык тармагында (кунакханәләр, рестораннар) яки җәмәгать туклану өлкәсендә эш вәгъдә ителә.

Ләкин күпсанлы тикшерүләр (AP, The Wall Street Journal, CNN) күрсәткәнчә, официант булып эшләү урынына, аларны Иранның "Герань-2" (Shahed-136) дрон-камикадзеларын җыюга җәлеп итәләр. Кызлар 12 сәгатьлек сменалар, бик түбән хезмәт хаклары (торак һәм уку өчен тотып калулардан соң), даими күзәтү һәм тиешле саклану чараларыннан башка куркыныч химик матдәләр белән эшләү турында сөйләгән.

FDD докладында әйтелгәнчә, халыкара медиада чыккан күпсанлы язмалар Африка илләрендә бу проблемга игътибар җәлеп итә. Әйтик, Ботсванада Интерпол, кеше сатуда шикләнеп, програмны тикшерә башлый. Ә Көньяк Африка Республикасы хөкүмәте БРИКС структуралары аша кеше җыючы Русия ширкәтләре эшчәнлеген тикшерүне башлап җибәрә.

АКШтагы "Демократияләрне яклау фонды" хисабына караганда, 2025 ел уртасына "Алабуга Старт" програмы Латин Америкасына күчә башлаган, анда дистәдән артык илне (шул исәптән Бразилия, Эквадор һәм Боливияне) колачларга омтылган.

Фондта белдерүләренчә, "Алабуга Старт" үзен халыкара карьера үсеше проекты итеп тәкъдим итсә дә, белгечләр аны Украинага каршы Русия агрессиясен тәэмин итүче "мәҗбүри хезмәт каналы" буларак бәяли.

"Алабуга Старт" програмының реклам фотосы

Аналитиклар язуынча, рекрутчылар Африка илләрендәге кебек үк агрессив дигитал маркетинг алымнарына таяна: TikTok һәм Instagram-да реклам, ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән видеороликлар кулланыла. Бу схемага "илчеләр" дип аталган затлар да җәлеп ителә — мәсәлән, эквадорлы инженер Алехандро Венегас яки бразилияле колумнист Энрике Домингес. Алар Русияне "Глобаль Көньякның дусты" итеп күрсәтүче образны алга сөрә.

"Алабуга Старт" програмында катнашучылар сөйләвенчә, яңа алынган кызларның 90 проценты дрон җыю заводларына билгеләнә. FDD докладында әйтелгәнчә, махсус икътисади мәйданша килеп җиткәч, кызлар тулы күзәтү һәм "финанс коллыгы" шартларында кала, дип яза аналитиклар.

"Демократияләрне яклау фонды" докладында күрсәтелгәнчә, вәгъдә ителгән 500 доллар хезмәт хакы урынына күпләр аның алтыдан бер өлешен генә ала, чөнки яшәү урыны, тел курслары һәм "административ штрафлар" өчен тотып калалар. Өстәвенә кызлар тән тиресен яндыра торган агрессив химик матдәләр белән эшли. Ә Украина пилотсыз очкычлары "Алабуга" махсус икътисади зонасына һөҗүм иткәннән соң, програмнан китәргә теләүчеләрнең паспортларын администрация тартып ала башлый.

Хисап авторлары Латин Америкасыннан хезмәткәр җыю белән эшләр 2025 елның гыйнварыннан башлана. Бразилиядә социаль челтәрләрдәге рекрутинг эшчәнлегенең төп дулкыны май–июль айларына туры килә. FDD TikTok һәм Instagram-да кимендә 10 зур колачлы инфлюенсер кампаниясен ачыклан, аларның гомуми язылучылар саны 22 миллион тәшкил итә.

FDD аналитиклары белдерүенчә, "Алабуга" кулланган ысуллар кеше сатуның халыкара билгеләмәләренә туры килә: алдау, кешенең авыр хәленнән файдалану һәм кача алмаслык дәрәҗәгә җиткерелгән шартлар тудыру.

"Алабуга" икътисад мәйданында дроннар җыю ширкәте

"Әлегә бер генә дәүләт тә, бер генә халыкара оешма да "Алабуга Старт" програмын кеше сатуда рәсми рәвештә гаепләмәде. Әмма әлеге програм кысаларында алып барылган рекрутлык кеше сату һәм мәҗбүри хезмәтнең халыкара билгеләмәләрендә күрсәтелгән төп элементларга тулысынча туры килә. БМО кеше сатуны "алдау, хакимиятне яки кешенең авыр хәленнән файдалану" юлы белән алып барылган вербовка дип билгели. Рекрутчыларның гамәлләре дә, журналистлар җыйган хисаплар да "Алабуга Старт"ның нәкъ менә шундый эш белән шөгыльләнүен күрсәтә", — диелә Фонд хисабында.

Аналитиклар програмны "мәҗбүри хезмәт каналы" дип бәяли һәм төбәк илләрен "Алабуга" рекламын томаларга чакыра, ә АКШны һәм аның партнерларын — санкцияләр кертергә өнди.

"Алабуга Политех" турында

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.

Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.

Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.

Русия Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дроннар җыярга Казакъстан яшьләрен дә туплый башлады. Астанада таратыла торган "Алабуга Политех" көллиятенең реклам буклетларында 14 яше тулган балаларны эшкә алуларын язганнар. Анда "Дошманны юк итүче һөҗүм дроннары җыю – кәттәлек", "Безнең барыбызга да "махсус хәрби операциядә" җиңү кирәк", дигән сүзләр язылган.

"Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы журналистлары белешмәләренчә, "Алабуга Политех"та укучылар аена 400 доллар тирәсе акча эшли. Шул ук вакытта заводтагы эш шартларын "коллык" дип атый. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланылуы турында Азатлык та язды.

Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, студентлар баш күтәрүдән, канәгатьсезлек белдерүдән курка. Белем алу турындагы килешүгә ярашлы, аларга нинди дә булса мәгълүматны тарату тыела. Бу таләпләрне бозганнарга 1,5-2 миллион сум түләргә туры киләчәк. Качып та китә алмаячаклар: килешү – өч яклы, студент юкка чыкса, акчаларны әти-әнисеннән түләттерәчәкләр.

Русия Татарстанның "Алабуга"икътисади зонасында иран дроннары җыярга Африкадан да студент кызларны яллый. 2023 ел башында икътисади зона вәкилләре илнең башкаласы Кампалага килгән, анда җирле студент кызлар белән әңгәмә үткәргәннәр.

The Moscow Times мәгълүматынча, аларга Угандадагыдан өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы тәкъдим иткәннәр, "Алабуга"да бер мең долларга якын акча түлиләр.

"Алабуга"да пилотсыз очкычлар җитештерелүе Русиядә сер итеп тотылмый. "Алабуга Политех" көллияте белән махсус икътисади зона арасындагы бәйләнеш расланган дип санала. 2025 елның июлендә Русиянең "Звезда" телеканалындагы (ул Русия саклану министрлыгына карый) тапшыруда "Алабуга" махсус икътисади зонасында "Герань" пилотсыз очкычларының серияле җитештерелеше җайга салынуы турында сөйләделәр. Дрон җыюда көллият студентлары да катнашуы әйтелде.

"Алабуга Политех" тулай торагы

"Звезда" репортажында "Алабуга" махсус икътисади мәйданының баш мөдире Тимур Шаһивәлиев заводта "меңләгән" пилотсыз очкыч җитештерелүен, ә эш процессына "Алабуга Политех" студентлары җәлеп ителүен белдерде. Кадрларда күпчелеге яшүсмерләргә охшаган яшь хезмәткәрләрнең детальләр җыюы күренә.

— Йөзләгән станок, меңләгән эшче, кайда гына карасаң да — һәр җирдә яшьләр. Егет-кызлар монда эшли дә, шул ук вакытта көллияттә укый да, — диелә репортажда.

2024 елда "Алабуга" дрон җитештерү күләмен ике тапкырга арттырды. 2024 елның беренче тугыз аенда гына да 5 760 иран Shahed пилотсыз очкычы җыелган, ә бер ел элек бу сан 2 736 гына булган. Үз чиратында, пилотсыз очкычлар җыю белән шөгыльләнүче "Альбатрос" ширкәте 2024 елда 955 миллион сумнан артык керем алган — бу алдагы ел белән чагыштырганда 61 процентка күбрәк. Украина хәрбиләре "Алабуга"ны "кануни хәрби һәдәф" дип атый.

Дроннар җыю сәбәпле, "Алабуга" махсус икътисади мәйданы берничә тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды.

"Русия — Глобаль Көньякның дусты"

2025 елның 30 ноябрендә YouTube-тагы ILIA | RUSIA REAL каналында (82,3 мең язылучы) "Алабуга" махсус икътисади мәйданыннан төшерелгән ярты сәгатьлек видео дөнья күрде. Аның авторы — испан телендә Русия турында сөйләүче блогер Илья Николаев. Каналда ил турында, Русия салкыннары, азык-төлек бәяләре, Якутия һәм башка темаларга багышланган видеолар күп.

Ләкин узган ел көз ахырында чыккан бу видео Николаевның гадәти тематикасыннан аерылып тора. Ул "Алабуга" махсус икътисади зонасына барып, Латин Америкасыннан килгән ике кыз — Перудан Эми һәм Эквадордан Наоми — белән очраша һәм сөйләшә. Алар Татарстанга "Алабуга Старт" програмы нигезендә эшкә килгән.

Видео Көньяк Африкадагы яңалыклар чыгарылышыннан башлана: анда "Алабуга Старт" програмының Русиядә Африкадан яшь хатын-кызларны хәрби заводларда эшләү өчен вербовкалавы һәм кеше сату белән бәйле булуы мөмкинлеге әйтелә. Шуннан соң сүзне блогер Николаев үзе ала:

— Русиядә "Алабуга" дигән гаять зур икътисади мәйдан бар. Анда дроннар, сәер кагыйдәләр һәм монда эшләргә килүче йөзләгән чит ил кызы турында төрле сүзләр йөри. Ни өчен Латин Америкасыннан яшь кызлар килә? Ни өчен бу програм бары тик 22 яшькә кадәрге кызлар өчен генә? Хакыйкать кайда да, ялган кайда икәнен аңлау өчен, без монда яшәүче һәм эшләүче Латин Америкасы кызлары белән бер көнне бергә уздырачакбыз. Мин бу проектны чынлап та хуплыйм. Әйдәгез, монда ниләр булып ятканын ачыклыйк, — ди блогер.

Аннары Илья Николаев "мифларны фаш итәргә" һәм програмны акларга тырыша:

— Русиягә санкцияләр кертелгән, аның зур сәнәгать инфраструктурасы бар. Шул ук вакытта ил яңа мөмкинлекләр һәм беректәшләр эзли, аеруча Африка, Латин Америкасы һәм элекке Советлар Берлеге илләрендә. Шушы контекстта бик ачык бер идея туа: әлеге илләрнең яшьләре өчен эш програмы булдыру. Һәм шул ук вакытта Русиянең Глобаль Көньякның дусты булуын күрсәтү.

Видеода блогер "Алабуга Старт" турында күп сөйли һәм моның классик академик програм түгел, ә "22 яшькә кадәрге кызлар өчен күбрәк хезмәт инициативасы" булуын белдерә. Николаев сүзләренчә, катнашучыларга юл чыгымнарын каплыйлар, торак һәм эш белән тәэмин итәләр, һәм шулай ук алар урыс телен өйрәнә.

Програмда катнашкан кайбер кызларның паспортларын тартып алу һәм дроннар җыю өчен фактик рәвештә хезмәт коллыгына кертү турындагы гаепләүләрен Николаев "ялган" дип атый. Әмма шул ук вакытта ул дәлилләп кире какмый.

Эквадордан 19 яшьлек Наоми һәм Илья Николаев. Видеодан скриншот

Видеода Көньяк Америкадан килгән ике кыз Русиядәге тормышлары турында сөйли, чит илдә яшәүнең һәм урыс телен өйрәнүнең авыр-җиңел яклары белән уртаклаша, шулай ук эшләре хакында да искә ала.

Ләкин бу өлеш шактый кыска гына. Әңгәмәдәшләрнең берсе — Эквадордан Наоми — үзенең җитештерү операторы булып эшләвен әйтә: материалларны (агач, тукыма) кисү, станокларда эшләү белән шөгыльләнә.

Перудан Эми. Видеодан скриншот

Икенче кыз — Перудан Эми — үзенең тулай торактагы бүлмәсен күрсәтә. Ул моны "төрмә" түгел, ә "уңайлы урын" булуын әйтә. Аның сүзләренчә, блокта сигез кеше яши, ике санитар бүлмә бар. Наоминыӊ күршеләре — Мадагаскар һәм Сьерра-Леонедан килгән кызлар; аралашу өчен аларга уртак тел — урыс теле генә, ди Эми.

Эми шулай ук "Алабуга Старт" програмы турында TikTok аша белүен искә ала. Програмның бары тик хатын-кызлар өчен генә булуы аңа ошый — бу үзен иминрәк тоярга ярдәм итә, ди ул. Кыз сүзләренчә, башка илләрдә аңа бары тик уку тәкъдим иткәннәр, ә монда исә тулы пакет: торак та, гарантияләнгән эш тә.

Контракт тәмамлангач, Наоми белән Эми, үзләре әйтүенчә, Русия университетларына керү өчен грантларга гариза бирергә ниятли.

Наоми, Илья Николаев һәм Эми

Видеода програм тирәсендә туган имеш-мимешләрнең барысы да ялган дигән сүзләр кызыл җеп белән бара. Моны алып баручы да әйтә, кызлар да кушыла.

— Минем бөтен тәҗрибәм шуны күрсәтә: програм турында таралган барлык имеш-мимешләр — ялган. Монда тормыш сыйфаты кайчак үз илеңдәгедән дә югарырак булырга мөмкин. Шуңа күрә [програм турында] әйтелгән барлык начар сүзләр — дөрес түгел, — дип сөйли Наоми.

Видеороликның үзендә дә, аның тасвирламасында да чыгарылышның Русия яки Татарстан хакимиятләре, яисә "Алабуга Старт" яки "Алабуга Политех" ширкәтләре тарафыннан финанслануы турында бернинди мәгълүмат юк. Шул ук вакытта Илья Николаев үз видеосында "Алабуга" җирлегенә пилотсыз очкычлар һөҗүме турында телгә алмый. Махсус икътисади зонада Русия армиясе ихтыяҗлары өчен һөҗүм дроннары җыелуын да блогер искә төшерми.

"Idel.Реалии" Илья Николаевка видеосына бәйле аңлатма сорап мөрәҗәгать итте, әмма материал басылган мизгелгә ул сорауга җавап бирмәде.

Шунысын да билгеләп үтик: моңа кадәр Татарстанда эш турында реклам урнаштырган кайбер бразилияле блогерлар соңыннан үз постларын бетерде; аларның бер өлеше хәтта гафу үтенү видеолары да яздырды.

"Алабуга"ны киңәйтү һәм меңләгән эшче

2025 елның җәендә CNN телеканалы "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы пилотсыз очкычлар җыю заводының яңа иярчен фотоларын бастырды. Экспертлар белән сөйләшкәннән соң, журналистлар ширкәт җирлегендә келәтләргә охшаган кимендә сигез яңа корылма барлыкка килүе ачыклаган. Аларның кайберләре әле төзелеп бетмәгән була.

Моннан тыш, CNN АКШтагы Фән һәм халыкара иминлек институты (Institute for Science and International Security, ISIS) белән берлектә "Алабуга"да завод эшчеләре өчен торак фондын шактый киңәйтү планлаштырылуын ачыклады.

Института исәпләүләренчә, төзелеш тәмамлангач, әлеге биналар 40 меңгә кадәр эшчене сыйдыра алачак. Институтка нигез салучы Дэвид Олбрайт сүзләренчә, бу "дроннар җитештерү күләмен шактый сизелерлек арттыру" дигәнне аңлата.

"Уңышлы программаны каралтырга тырышу"

Африкадан кызларны Русиядәге пилотсыз очкычлар җыю заводына җәлеп итү турындагы медиаязмалар дөнья күргәннән соң, узган елның ноябрендә "Алабуга" җитәкчелеге чит ил журналистларын програмны каралтырга маташуда гаепләде.

Проектлар төркеме җитәкчесе Элмир Сәйфуллин ТАСС агентлыгына белдергәнчә, "Алабуга Старт" тирәсендәге мәкаләләр — уңышлы Русия проекты тирәсендә тискәре фон тудыру омтылышының ачык мисалы".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!