Татар яшьләре белән эш системлы төстә алып барыла, дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков бүген Дәүләт шурасы утырышында.
ТНВ каналы мөдире, депутат Илшат Әминов татар яшьләре белән эш ничек оештырылуы турында сорады.
"Татар яшьләрен берләштереп, татар яшьләре оешмаларын җанландырып, татар телен саклауда һәм алга алып баруда нинди перспективалар бар?" дип сорады ул.
"Бу гади сорау түгел. Ул системлы алып барыла. Бер ел эчендә күп эш эшли алмыйсың. Марат Әхмәтов җитәкләгән комиссия ел да татар теле, мәдәнияте үсешенә бәйле проектларны финанс яктан тәэмин итеп тора. Татар гына түгел, башка халыкларга да ярдәм күрсәтелә. Соңгы ике елда милли сәясәт юлында эш итүче яшьләр оешмалары активлашты. Бу проектларга без 15 млн сум алдык. Кыскасы, без системлы һәм предметлы эш итәчәкбез. Башка юл юк", диде ул.
- Украина сугышыннан Татарстанда милли проектлар дәүләтләште. Республикада татар чаралары күбрәк дәүләт белән бәйле проектлар булды. Аларны башлыча "Татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе, "Татмедиа", Казан мэриясе яки Дөнья татар конгрессы тормышка ашырды. Төрле грант програмнары эшләп килә.
- Бәйсез проектлар нигездә Татарстаннан читтә барлыкка килә. Алар арасында Истанбулдагы татар клубларын, Япониядә татар теле дәреслеге чыгару, манга япон комиксларын татарча тәрҗемә итү, татар телен өйрәтү кебек проектларны атарга була.
- 2030 елга Татарстанда хезмәткә сәләтле яшьләр саны ике тапкырга кимергә мөмкин.
- Русиядә узган җанисәп мәгълүматларына караганда, соңгы 20 елда татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!