Татарстанда яшьләр сәясәте дәүләт програмы кабул ителде. Документны премьер-министр Алексей Песошин имзалаган. Дәүләт програмы 2024-2026 елларга исәпләнгән. Рәсмиләр яшьләр белән эшләүгә киләсе өч елда 17 млрд сум акча бүләчәк.
Дәүләт програмында демографиягә анализ ясалган. Анда күренгәнчә, Татарстанда хезмәткә сәләтле яшьләр саны елдан-ел кимиячәк.
"2017-2022 еллар эчендә Татарстан икътисадында 15-29 яшьтәге актив яшьләрнең өлеше 23,4 проценттан 19,7гә төште. Киләчәктә 25-35 яшьтәге хезмәткә сәләтле яшьләрнең саны кимиячәк һәм 2030 елга 250 мең кешегә, ягъни ике тапкырга азаячак. 2017 елдан 30 яшькә кадәрге аналарның бала табулары 20 процентка кимеде, ике һәм күбрәк бала тапкан яшь гаиләләр саны азайды", диелә.
Програмда әйтелгәнчә, 2023 ел башында Татарстанда 14-35 яшьтәге 1 миллионнан артык кеше яши. Шуларның 234 меңе – авыл яшьләре, 450 меңе – эшләүче яшьләр һәм 230 меңе – студентлар.
Дәүләт програмында балаларга һәм яшьләргә ял итү өчен шартлар тудыру, авыл яшьләрен социаль-икътисади тармакта активлаштыру, патриотизм тәрбиясе системын үстерү һәм модернизацияләү каралган. 2026 елга кадәр 66 мең яшь буын вәкилен патриотик чараларда колачларга җыеналар.
Моңа кадәр республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков 2028 елга Татарстанда яшьләр саны 100 меңгә кимергә мөмкин дип белдерде.
- Яшьләр санының кимүенә килгәндә, соңгы елларда республика демографик упкында утыра. 2022 елда үлүчеләр, туучыларга караганда, 8 133 кешегә күбрәк булган. 2019 елда Татарстанда 22 316 бала дөньяга килгән булса, 2022 елда аларның саны 18 979 балага калган. Узган ел 27 430 пар өйләнешсә, 14 568 пар аерылган.
- Моңа кадәр Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дип фаразлады.
- Cоңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең саны артып, ул 4 миллионнан узып китте. Бүген халыкның 3 миллионнан күбрәге шәһәрдә, 931 меңе — авылда яши.
- Быел Татарстан хөкүмәте бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар аборт ясатулар санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип Азатлыкка сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум