Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорк филармониясе Пхеньянда концерт куйды


Бүген Нью-Йорк Филармониясе оркестры тарихта беренче мәртәбә Төньяк Кореяда концерт куйды.
Пхеньяндагы бу концерт ике илнең дә һимны, белән башланды.
Анда Ричард Вагнер, Антонин Дворжак, Джордж Гершвин әсәрләре уйналды.
Концертны Төньяк Корея дәүләт телевидениесе туры эфирда ил халкына күрсәтте.
Филаррмониянең музыка мөдире Лорин Маазел бу концерт Кушма Штатлар белән Төньяк Кореяны бер беренә якынайтуга кечкенә генә өлеш кертү булачак диде.
Төньяк Корея белән Кушма Штатлар арасында дипломатик бәйләнеш юк. Ике ил арасында атом коралы программасына бәйле каршылык та әле чишелмәгән.
XS
SM
MD
LG