Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балкан җыенында Косово бәйсезлеге сәбәпле киеренкелек хөкем сөрде


Бүген Болгарстан башкаласында Балкан илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуында Косовоның бәйсезлек игълан итүенә бәйле киеренкелек хөкем сөрде.
Бу төбәктә Косово бәйсезлек игълан иткәннән соң беренче шундый җыен булды.
Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич Сербия Косовоның БМОга һәм башка халыкара оешмаларга кушылуына юл куймау өчен һәмма нәрсәне эшлиячәк диде.
Очрашуда Косово ягыннан Косоводагы БМО идарәсе вәкиле буларак Бесим Бекай катнашты.
Бекай сүз алгач Еремич җыеннан чыгып китте.
XS
SM
MD
LG