Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Укртатнафта" акционерлары 14 март җыелачак


Киев - Матбугатта "Укртатнафта" хиссәләре ияләре 14 март чираттантыш утырышка җыелачак, дип хәбәр ителә. Көнтәртибендә идарә җитәкчесен алыштыру, ширкәтнең эшен камилләштерү, нефть эшкәртү комплексын төзекләндерү программасын раслау кебек мәсәләләр тора.

"Укртатнафта" Украинада нефть базарының 35% алып тора. 2007 елда ширкәтнең сәүдә әйләнеше 700 миллион доллар, чиста табыш - 5 миллион доллар булган. "Укртатнафта" ширкәте хиссәләренең 43% - дәүләтнеке. Аларны "Украина Нафтогаз" ширкәте идарә итә. Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы - 28.8%, "Татнефть" - 8.6% хиссәләргә ия. "Укртатнафта"ның 18.3% хиссәләре кемнеке булганы хәзер Украина һәм Татарстан акционерлары арасында мәхкәмәдә карала.
XS
SM
MD
LG