Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чейни НАТО илләрен Әфганстанда тырышлыкны арттырырга чакыра



Кабул – АКШ вице-президенты Дик Чейни һәм Әфганстан президенты Хәмит Карзай НАТО илләрен Әфганстанда иминлек тәемин итү һәм төзекләндерү эшләрендә тырышлыкны арттырырга чакырды.

Кабулда үткән матбугат ошрашуында Чейни, Америка Әфганстанда әүзем эшли диде һәм башка илләрне дә күбрәк көч куярга өндәде.

"Шушы айда без Әфганстанга өстәмә 3200 марин китерәбез. - диде Чейнию - Ике атнадан Бухарест саммитында Әфганстан көн тәртибенең үзәгендә булачак. Без әгъза илләрне тагы да ныграк катнашырга чакырабыз".

Якын Көнчыгышта сәфәрдә йөргән Чейни бүген Әфганстанга алдан әйтмичә генә килде.

XS
SM
MD
LG