Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә чигендә Израиль министры ярдамчесе яраланды


Израиль киңкүләм мәгълүмат чаралары Израиль иминлек министры Ави Дихтер ярдамчесенең чик буена баргач Газзә Сызыгыннан атудан яралануы турында белдерә.
Дихтер да шунда булган, әмма ул яраланмаган.
Израиль радиосы хәбәр итүенчә, министр чик буена Канада вәкилләре белән бергә чик буенда яшәүче яһүдләр янына барган булган. Бу урынга Хәмас карамагындагы Газзә Сызыгындагы сугышчылар тарафыннан һөҗүмнәр еш булып тора.
XS
SM
MD
LG