Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия яңа президентлы булды


7 май Русиянең яңа президенты Дмитрий Медведев вазыйфасына кереште.

Аның инаугурациясендә Башкортстаннан да вәкилләр катнашты. Республика Президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән ул төркемдә җирле парламент рәисе Константин Толкачев, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм кайбер башка кешеләр бар. Без уфалылардан яңа Президент уңаеннан фикерләрен белештек. Алар үз проблемаларыннан чыгып яңа ил башына өметләр баглый, аның эшчәнлек дәрәҗәсен фаразлый:

- Мин яңа президент үз фикеренә ия булып, халык һәм ил өчен хезмәт итсен иде дип өмет итәм.
- Мин торакка интеккән яшь кеше буларак, Медведев яшьләргә торак бирүдә ниндидер чаралар күрсен иде дип телим. Югыйсә, моңа кадәр яшьләргә ярдәм дип кайбер программалар кабул ителсә дә, без аннан файдалана алмадык, чөнки хезмәт хаклары бик түбән.
- Путин вазыйфасында чакта үз хакимиятен бик ныгытты, шуңа мин Медведевтан бик күпне өмет тә итмим.
- Мнемчә, Медведев Путин эшен дәвам итәчәк, чөнки алар бер төркем кешеләре. Мин алар килешеп эшләр дип уйлыйм. Шулай да Путинның үз хакимиятен ныгытуы сагайтырга мәҗбүр итә.
- Мин бернинди яңарыш та, яхшылык та көтмим.

XS
SM
MD
LG