Барлыгы 100 000 савыт кока-кола сатылган. Салават Юлаев һәйкәленең сынчысы Сосланбек Тавасиевның килене Татьяна Тавасиева, авторлар хокукын яклау оешмасы кушуы буенча, кока-кола җитештерүче компаниядән 500 000 сум акча таләп иткән. Кока-кола эйчбиси Евразия компаниясе акча түләүдән баш тартмаган. Әгәр тиешле күләмдәге акча 21 майга кадәр түләнмәсә, компаниягә 10 миллион сумга якын штраф яный.
Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгын бәйрәм иткән 2007 елда республикада сатуга Салават Юлаев һәйкәле төшерелгән кока-колалар чыгарылган иде.