Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дини китаплар күргәзмәсе Казанда узачак


12-15 июнь көннәрендә Казанда беренче дини китап күргәзмә-ярминкәсе узачак. Ул “Мәрҗани” мәчетендә оештырыла. Башлап йөрүче - Казан мөхтәсибәте.

Анда Казаннан "Иман", Мәскәүдән "Сад", "Диля", "Ансар", "Исламский мир", "Харун Яхья", Уфадан "Китап", Түбән Новгородтан “Мәдинә” ( “Медина”) нәшриятләре катнаша.

Әйтик, Казандагы “Иман” нәшриятенә килгәндә, ул Русиядә иң күп исемдәге китапларны чыгаручы яки күчереп бастыручылардан. Аның хуҗасы, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла Ягъкуб. Ул бу чараны Казанда оештыруны тарихи дәвамчанлыкны торгызу юлы дип саный.

Татарстан башкаласында шулай ук әле “Раннур”, “Матбугат йорты” кебек нәшриятләр, Чаллыда "Ислам нуры" кебек шәхси нәширләр дә дини әдәбиятне тарата. Русия ислам университетында да нәшрият бүлеге оештырылды һәм анда уку китаплары, мөселманнарга төрле дини китаплар әзерләнеп басыла.

XS
SM
MD
LG