Accessibility links

Кайнар хәбәр

Националь-большевикларга җаза бирелгән


Мәскәүдә националь-большевиклар фиркасе активистларына 3 тән 8 тәүлеккә кадәр сак астында тотылу җазасы бирелгән. Алар дүшәмбе көнне «Русия тимер юллары» ширкәте бинасында рөхсәт ителмәгән протест чарасын үткәргән һәм кулга алынган иде. Националь-большевикларны тоткарлау карарын Мәскәүнең Мещан мәхкәмесе чыгарды. Җаваплыкка тартылган националь-большевиклар фиркасе вәкилләре «Русия тимер юллары» ширкәте башлыгы Владимир Якунинның эш булмәсенә бәреп кереп, хезмәткәрләрнең эш хакларын арттыру һәм эш шартларын яхшыртуны таләп иткән булган. «Русия тимер юллары» ширкәтнең матбугат хезмәте бу мәгълүматны кире кагып килгән иде.
XS
SM
MD
LG