Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялган таныклыклар кәсебе чәчәк ата


Илдә 200 меңгә якын кеше ялган диплом хуҗалары. Бүгенге көндә “югары белемне” сатучылар да җитәрлек. Укуга мөкиббән китмәгән, әмма югары белемле булырга теләүчеләр өчен чат саен диярлек игъланнар эленеп тора.

Русиядә чираттагы “дипломнар” җәнҗалы куба башлады. Югары белем турындагы ялган дипломнар белән эшләүче чиновникларның саны арткан, дип язып чыкты “Наша версия” газетасы. Әйтик, шушы арада гына Петербур муниципаль берәмлегенә кергән Ломоносов шәһәр башлыгы Юрий Зеленинның ялган диплом белән эшләве ачыкланган. Әмма чиновникларның гына түгел, ә гади халыкның да “инә белән кое казыйсы” килми. 5 ел дәвамында китап укып утырганчы, күп кенә русиялеләр диплом сатып алуны өстен күрә.

Югары белем турындагы таныклыклар – иң үтә торган тауар булып санала. Русия мәгариф фонды җитәкчесе һәм бәйсез мәхкәмә тикшерү үзәге белгече Сергей Комков сүзләренә караганда, югары уку йортлары тарафыннан бирелгән дипломнарның яртысы ялган икән. Нәкъ менә шуның өчен дә Русия дипломнарын Европа илләрендә һәм хәтта Төркмәнстанда да танымыйлар.

40% чиновникның дипломнары сатып алынган

Хокук саклаучылар даими рәвештә ялган дипломнар базарын тикшереп торуга карамастан, бу өлкәдә кәсеп итүчеләр елдан-ел арта гына. Сергей Комков сүзләренә караганда, югары белем турындагы ялган таныклыкларның күбәюе, кинәт артып киткән чиновниклар саны белән аңлатыла. “Соңгы 15 елда Русиядә төрле дәрәҗәдәге чиновниклар саны 3 тапкырга артты”, ди Комков. Билгеле булганча, хакимияткә эшкә урнашу өчен югары белем булу шарт. Әгәр дә Мәскәүдәге дәүләт чиновникларының дипломнарын тикшерсәләр, төбәкләрдә аларга игътибар азрак. “Наша версия” газетасы мәгълүматларына караганда, 40% чиновникларның дипломнары ялган икән.

Соңгы елларда халыкның югары белемле булырга теләве дә дипломнарның күпләп сатып алынуына китергән. Эш бирүчеләрнең барсы да югары белемне шарт итеп куя. Хәтта сәркатипләр дә университет тәмамлаган булырга тиеш. Сергей Комков әйтүенчә, яшьләрнең хәзер техникум һәм училищеларда һөнәри белем аласылары килми. Чөнки мондый уку йортларын тәмамлаучылар эшкә урнаша алмый. Шуның өчен югары уку йортына укырга керә алмаган, яки укыган вакытта ришвәт бирә алмаган яшьләр, дипломнарны сатып алырга мәҗбүр.

Ялган дипломнарга күбесенчә юрист, икътисадчы, менеджмент белгечлекләре ия. Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка, илдә юристларның бик күп булуын әйтеп килә. Юристларның сафларын сирәгәйтү өчен, хәтта юридик факультетларга керүчеләрнең санын кыскарттылар. Әмма Сергей Комков, әгәр дә ялган дипломнарның санын киметсәләр, чын юристларның саны күбкә әзәер, дип ышана.

Ничек кенә гаҗәп булмасын, ялган дипломнар медицина югары уку йортлары арасында да таралган. Мондый дипломнар сихерче, им-том итүчеләрдә киң кулланышта. Әмма ялган медицина белгече дипломнары белән хаста һәм дәваханәләрдә эшләүчеләр дә очрый. “Наша версия” газетасы язганча, моннан берничә ел элек Русиянең берничә шәһәрендә ялган дипломнар белән эшләүче хирург һәм неврологлар ачыкланган.

Югары уку йортлары - бар, ә студентлар - юк

“Югары белем” сатучылар берничә төрле ялган таныклыклар тәкъдим итә. Иң арзанлысы булып төсле ксерокста ясалганы санала. Әмма күпләр югары белем турындагы таныклыкның дәүләт үрнәгендәге кәгазьләрдә ясалуын өстен күрә икән. Тышкы кыяфәте белән ул чын дипломнан аерылмый.

Кенәгәләрне җитештерүчеләр аны ике төрле юл белән кулга төшерә икән. Беренчедән, Госзнак нәшрият ширкәтеннән турыдан-туры килә ала. Бу очракта бер ук номер белән берничә диплом бастырыла. Икенчедән, уку йортлары аша сатучылар кулына эләгә. Белгечләр фикеренчә, югары уку йортларына бирелгән таныклык кенәгәләре, чыгарылыш студентлар санына караганда күбрәк икән. Чөнки моны тикшереп торучылар юк. Һәм шушы артык диплом кенәгәләре соры базарга китә.

Әмма бүгенге көндә иң таралган һәм ышанычлы юлларның берсе булып, диплом алачак кешенең исемен үткән дата белән югары уку йортының студентлар исемлегенә кертү булып тора. Бу “студент”ның исеме барлык архив документларыннан да үтә. Әмма “студент” барлык зачет һәм имтиханнарны “үзе укыган” төркемнән аерылып, башка бер исемлек белән бирә. Күпмедер вакыт узганнан соң, уку йортын атлап та кермәгән “студент” диплом алып чыга. Моның өчен әлбәттә югары уку йорты җитәкчелеге белән танышлык кирәк. Әлеге дипломнар билгеле күпкә кыйбатрак тора.

Комков сүзләренә караганда, бүгенге көндә Русиядә дәүләт лицензиясе булган ялган югары уку йортлары челтәре актив эшләп килә. Чынлыкта исә алар эшләми. Бу уку йортларында студентларны да, укытучыларны да очратып булмый. Әмма документлары булгач, әлеге уку йорты бар дип исәпләнә. Һәм уку йорты җитәкчелегенә дипломнар өчен чын таныклык кенәгәләре дә бирелә. Мондый виртуаль уку йортларында тиз генә югары белем алып чыгып була.

Өйдән чыкмыйча да дипломлы белгеч булырга мөмкин

“Җәмәгать фикере” фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Русия халкының 76% диплом сатып алуны проблемага санамый икән, бары тик 5% халык кына мондый таныклык алу авыр дип уйлый. Сораштыруда катнашканнарның дүрттән бер өлеше ялган диплом хуҗаларын белүләрен әйткән.

Бүгенге көндә димломлы белгеч булу кыен түгел. Чөнки “Дипломнар” дип язылган белдерүләрне чат саен очратып була. Кимендә 10 мең сумга 24 сәгать эчендә югары белем турындагы таныклыкны кулга төшерергә була. Хәтта өйдән чыкмыйча да дипломлы белгеч булырга мөмкин. Бары тик интернетка гына керергә кирәк. Монда 30 меңнән артык сәхифә жаның теләгән белгечлек буенча югары белем таныклыкгы ясап бирергә әзер. Сәхифәгә кереп диплом алуга мөрәҗәгать калдырырга гына кирәк. Мөрәҗәгатьтә шәхси мәгълүматларыңны, югары уку йортының исемен, чыгарылыш елын һәм сайланган бегечлекне язасың. Берничә көннән курьер-йомышчы әлеге дипломны заказ бирүчегә алып та килеп бирә. Акчасы да алыш-биреш вакытында тапшырыла.

Диплом сатучылар, әгәр дә милициягә һәм авиациягә эшкә урнашмасагыз, проблемалар булмаячак, дип алдан кисәтә. Чыннан да, эчке эшләр министрлыгына, хәрби сәнәгатькә эшкә урнышырга теләүчеләрнең документлары җитди тикшерелә. Әмма башка күп кенә эш бирүчеләр югары белем турындагы таныклыкны тикшереп тә тормый.

Сәясәтчеләр дә фаш ителә

Ә бит югары белем турындагы таныклыкның төп нөсхә булуын тикшерүе кыен түгел. Моның өчен уку йортына бу турыда сорау гына җибәрергә кирәк. Уку йорты хезмәткәре исә әлеге кешенең монда белем алу яки алмавы турында хәбәр итәчәк. Әйтергә кирәк, белем алу турындагы шәхси мәгълүматны эшкә алучы бары тик документ хуҗасының язма гаризасы белән генә тикшереп белә ала. Әгәр дә эшкә урнашырга теләгән кеше мондый тикшерүдән баш тартса, оешма җитәкчелеге хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта инде милиция хезмәткәрләре уку йортыннан сорау алып, таныклыкның чынлыгын үзләре тикшерәчәк.

Канун нигезендә ялган диплом сатып алу җинаять булып саналмый. Ә менә ялган таныклык белән эшкә урнашу җинаять кодексында (ялган таныклыкларны куллану) искә алынган. Кешенең профессиональлеге җитмәү сәбәпле, оешмага зыян килгән очракта гына җинаять эше кузгалтыла икән. Ә күп очракта исә бу кешене эштән генә алалар. Җинаять эше кузгатыла калса, 80 мең сум күләмендә штраф, яки 3-6 айга иректән мәхрүм итеп, җинаятькә тартырга мөмкинннәр. Гонконгта исә ялган таныклыкларны кулланган кешене 14 елга төрмәгә ябалар.

Әгәр дә инде ялган диплом хуҗасы намуслы рәвештә дипломының чынлыгында ялгышса, курку белән генә котыла алачак. Әйтик, гаепләнүче үзенең читтән торып укуын, югары уку йортына реферат һәм контроль эшләр җибәреп торуын расларга мөмкин. Мондый аңлатмалар бик гади булып тоелса да, җинаять эшен ачмый калырга да мөмкиннәр.

Ялган дипломнарын фаш итүдән сәясәтчеләр генә куркырга мөмкин. Чөнки ул аларның дәрәҗәсен төшерәчәк. Моңа мисаллар да җитәрлек. Әйтик, 2003 елда Ленинград өлкәсе сенаторы Дамир Шадаевның ялган таныклыгы ачыклангач, ул Федерация шурасындагы урынын югалтты. Ә менә Архангель шәһәр мэры Александр Донской 2006 елда президентлыкка дәгъва иткәндә, аның югары белем турындагы дипломы ялган булуы ачыкланган. 2007 елның ноябрендә мәдәният һәм кинематография агентлыгында да дипломнар җәнҗалы булып алды. Агентлык җитәкчесе урынбасары Феликс Киселев эшкә ялган диплом белән урнашкан булган.

Көрәш мөмкинме?

Хокук саклаучылар даими рәвештә диплом сатучыларга каршы көрәшсәләр дә, бу төр бизнес белән шөгыльләнүчеләр кимеми. Берсе китеп, икенчеләре килеп тора, ди белгечләр. Ялган таныклыклар белән сатуны бетерер өчен эчке эшләр министрлыгында югары уку йортлары белән бирелгән барлык нөсхә дипломнарның җыентыгын булдыру өстендә эшлиләр. Әлегә бу исемлек соңгы 3 елда бирелгән дипломнарга гына төзелгән. Соңрак исә, югары уку йортларын 1948 елдан алып бүгенге көнгә кадәр бетергән барлык студентларның да исемлеге булдырылачак. Моннан кала югары уку йортларыннан урланган диплом кенәгәләренең дә номерлары күрсәтеләчәк. Моның ярдәмендә, эшкә алучы кеше бик тиз генә хезмәткәрләренең нинди уку йортларын тәмамлаганнарын белә алачак.

Әмма белгечләр фикеренчә, милиция хезмәткәрләренең бу яңа алымына әлләни ышанып бетеп тә булмый. Чөнки программада нинди генә саклау чаралары булмасын, иртәме, соңгы компьютер хакерлары аны ватып керәчәк. Моның белән алар милиция базасын тулыландырып торачак. Шул вакытта инде Русия мәгариф базарында яңа төр бизнес - ялган дипломнарны рәсмиләштерү барлыкка киләчәк. Әлеге архивка кертелгән дипломнарның ялган булуын раслап булмаячак.
XS
SM
MD
LG