Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядагы җинаятьләр өчен кем җавап бирер?


Чечняда күмәк мәетләр табылган. Республика омбудсмены Русия армиясен хәрби җинаятьләрдә гаепли.

Русия хәрбиләре тарафыннан күпләп үтерелгән кешеләрнең бергә күмелгән мәетләре әледән-әле табыла тора. Күптән түгел генә 250-300ләп кеше күмелгән яңа урын ачыкланган. Бу кешеләр Чечнядагы беренче сугыш вакытында, ягъни 1999 елның октябрендә Русия хәрбиләре тарафынн үтерелгән дип әйтелә.

Нәкъ шул вакытта федераль хакимиятнең качаклар өчен юл ачачагына ышанып, кешеләр күпләп башка районнарга чыгарга тырышканда, аларга ут ачыла. Аларның мәетләрен Русия хәрбиләре завод янындагы җирлеккә күмеп куя.

Чәршәмбе көнне хакимият вәкилләре, прокурор катнашлыгында узган киңәшмәдә Чечняның омбудсмены Нурди Нухаджиев Русия армиясен хәрби җинаятьләрдә гаепләде. Бу утырышта 8 ел дәверендә, ягъни 2000 елдан алып 2008 елга кадәр эзсез югалганнар һәм урланганнарны эзләү мәсьәләсенә тукталдылар. Кайбер белгечләр мондый киңәшмәләр элек тә була иде, әмма уңай нәтиҗә сизелгәне юк, ди.

“Туганнары, якыннары мөрәҗәгатьләре нигезендә югалган кешеләргә карата җинаять эшен кузгаткан прокуратураның тикшерү эшләрен алып баруга кызыксынуы юк. Чөнки бу җинаятьләрнең барысы да рәсми хакимият тарафыннан кылына. Кешене урлаган һәм җәзалаган ФСБ хезмәткәренә карата прокуратураның җинаять эше кузгатуы гаҗәп тоелыр иде”, ди Чечнядагы “Мемориал” кеше хокукларын яклау үзәге хезмәткәре Усама Байсаев.

Ул урланган кеше нигезендә прокуратура җинаять эше кузгатуын, әмма ике ай үткәннән соң, ул кеше табылмады дип эшнең туктататылуын әйтә. Һәм мондый очраклар меңләгән икән. Мисал өчен, “Мемориал”да эзсез югалган дип 3 меңнән артык кеше теркәлгән. Бу туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр исемлеге генә.

“Чынлыкта урланганнар саны әллә ничә мең”, ди Байсаев.

Ул омбудсменның Русия армиясен гаепләүләре, ниндидер уңай нәтиҗәләр бирер дип ышана. Чөнки моңа кадәр әле андый гаепләүләр булганы юк иде. Ләкин күп кенә эшләрне барыбер ахыргача тикшерү мөмкин түгел дип саныйлар “Мемориал”да. Чөнки 2002 елны Ханкаладагы күпләп күмелгән кеше мәетләре турында җәмәгатьчелеккә хәбәр таратылгач, Русия хәрбиләре кешеләрне күммәгән, ә шартлата башлаган.

“Русия армиясе гамәлләре Женева конвенциясенә каршы килә. Аларның гамәлләрен хәрби җинаять, халыкка каршы җинаять дип атарга була. Әгәр Чечня омбудсмены бу хакта сүз алып бара башлаган икән бу инде бик яхшы. Димәк кайчан да булса әлеге җинаять кылганнарны җәзага тарта алырбыз дип ышанам”, ди “Мемориал” хезмәткәре.
XS
SM
MD
LG