Монголиядә оппозиция кайбер җирләрдә тавышларны кире санауны таләп итә. Элегрәк, хакимият фиркәсе сайлауларда җиңде дип, рәсми төстә игълан ителгән иде. Оппозициядә булган Демократик фирка башлыгы Цахиагин Элбергдоржи, «Рейтер» агентлыгына, кимендә 12 сайлау урынында тавышларны яңадан санауны таләп итәчәкбез, дип белдерде.