Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарбаев президент булырмы?


Башкортстан президентының элекке башлыгы Радий Хәбиров соңгы көннәрдә хәбәрдарлык чараларына мулдан әңгәмәләр бирә.

“Регнум” агентлыгына биргән әңгәмәсендә ул үзенең эштән алынуның Сарбаевтан күрүен әйтә. “Минемчә, яңа премьер-министр Раил Сарбаев президентка мине аның урынына дәгъва итә дип инандырган. Мәскәүгә эшкә китәргә омтылышымны шуңа бер адым дип аңлаткан. Иң кызыгы - президент шуларга ышанган”.

Хәбиров әңгәмәдә республиканың ягулык тармагын бик көчле төркем контрольдә тотуын, аларның сәясәткә дә тәэсир итүен атый. Төркем башында торган Урал Рәхимов атасы урынынан китсә мәнфәгатьләрен чишә алмаячак, шуңа бу көчләр Сабаевны президетлыкка әзерли, ди.

Хәбиров Сарбаевның федераль дәрәҗәдә абруе булмавын әйтеп, аның президент булырга мөмкинлекләре булмавын әйтә.
XS
SM
MD
LG