Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:30

АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Мэтью Брайза Азатлыкның Тифлис бюросы җитәкчесе Марина Вашакмадзега әңгәмә бирде.

Азатлык: Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу низагтан соң башка илләр Русия белән Грузия арасында сайларга тиеш булачак диде.

Брайза: Без сайладык инде: икесе белән дә хезмәттәшлек итергә тырышачакбыз. Әгәр Русия алай булмый дисә, бу аның эше. Без ирекле, мул һәм тыныч бердәм Грузия өчен, кем нәрсә генә әйтмәсен, шул максатта калачакбыз.

Азатлык: Русия безнең максат Грузияне басып алу түгел дип килде. Ләкин гамәлләре киресен күрсәтә. Әгәр ул тынычлык саклаучыларын чыгарып, халыкара көчләргә урын бирсә, абруен кайтармас идеме?

Брайза: Килешәм, Русия үзенең абруена зур зыян китерде. Ләкин ул аны төзәтә ала, вәгъдәсендә торып утны туктатса, гаскәрен чыгарса һәм дә Төньяк Кавказдан килеп үтерү, көчләү, талау белән шөгыльләнгән кораллы көчләрне кире өйләренә кайтарып җибәрсә.

Азатлык: 13 августта Русия хәрбиләре Грузиянең Гори шәһәреннән китергә вәгъдә иткән иде. Икенче көнгә фикерен үзгәртте. Бу нәрсә, Русиялеләр нәрсә тели шуны эшләвен күрсәтергә тырышамы? Кайбер белгечләр моны Европа белән турыдан-туры сәүдә итергә теләгән Каспи илләренә ишарә дип саный.

Брайза: Каспи илләренә ишарәне АКШ президенты һәм Европа җитәкчеләре, Франция, Финляндия, Польша, Балтик илләре җитәкчеләре бирде. Аларның белдерүләре Русия танкларын туктатты.

Ни өчен Русия гаскәрләре Горидан китми дигәнгә, белмибез, бәлки алар Төньяк Кавказдан Роки туннеле аша үтеп кергән җинаятьчел төркемнәрен контрольгә алырга тырышадыр. Без бу туннельны русиялеләр контроль итмәскә тиеш дип еллар буе кисәтеп килдек.

Корбаннар уңаеннан, шуны әйтәсе килә. Русия рәсмиләре Цхинвалда 2 меңләп кеше һәлак булган дип белдерә. Human Rights Watch оешмасы бу сан артык күпертелгән дип саный. Аларда булган мәгълүматларга караганда Цхинвалда ни бары 40 мәет табылган.

Русия рәсмиләре Цхинвлда геноцид турында сөйли. Бу алар өчен куркыныч белдерү, чөнки Русия очкычларының Цхинвалны 3 көн утка тотуы мәгълүм, анда әле цивиль кешеләр булган. Шуңа күрә, геноцид булса, аның кемнең эше икәнен әле ачыкларга кирәк. Ләкин бу геноцид түгел.

Азатлык: Кайбер белгечләр, Русия Грузияне контролгә алса, бу аңа Иран белән бергә Фарсы култыгына кадәр киңлек булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ди. Мәскәүнең Иран мәсьәләсен чишүдә бик сүлпән катнашуы да шуңа бәйле түгелме?

Брайза: Белмим. Минемчә, Грузиягә басып кереп, аның демократик рәвештә сайланган җитәкчесен бәреп төшерү ниятләре, мин моңа кадәр тышкы сәясәттә күргән иң акылсыз, хәтта ахмак карарларның берсе. Бу хата Мәскәүнең абруена Әфганстанга басып керүгә тиң зыян китерәчәк. Бу акылсыз адымны ясарга этәргән сәбәпләр күп булгандыр, Иранның моңа катышы бармы, белмим.

Ләкин Мәскәү элек тә Иран белән газ картеле төзергә теләвен әйтеп килде. Грузиядәге үткәргечне сатып алырга теләде. Без моңа каршылык күрсәттек, чөнки Русия ачыктан ачык үзенең газ системын Әрмәнстан аша Иран белән бәйләмәкче иде. Газпромның Иранда газ белән җитәрлек тәэмин ителмәгән инвестицияләре бар. Кыскасы, Мәскәүнең нияте билгеле, ул Иран белән картель төзеп, көньяк газын Әрмәнстан, Грузия аша Русиягә куып Европа базарында монополиясен көчәйтмәкче. Ләкин Грузиягә кергәндә бу стратегик ниятләр искә алынганмы, әйтә алмыйм.

Азатлык: Киләчәктә нәрсә булыр?

Брайза: Якын киләчәктә утны туктатып, Русия гаскәрләрен һәм Төньяк Кавказдан үтеп кергән җинаятьчел төркемнәрне Грузиядән чыгарып бетерергә кирәк. Поти портын ачырга, качакларга кайтырга мөмкинлек бирергә.

Алга таба, килгән зыян һәм бу хәрби гамәлләрне башлауда кем җаваплы дигән сораулар туа. Бу мәсьәләләр БМОның Дуслар төркемендә тикшереләчәк (анда Германия, Франсия, Британия, Русия, АКШ бар). Мин анда әгъза булып торам, бер өстәл артында ничек утырырбыз, күз алдына китерә алмыйм, чөнки Русия низагта катнашкан тараф.

Русия Кодор тарлавыгына һөҗүм итте. Абхазиядә хәрби гамәл башлады. Аның Көньяк Осетиядәге тынычлык саклаучылары да тынычлык саклаучылар түгел, алар сугышчылар. Моны анда булган һәр журналист раслый ала.

Президент Медведев, әлбәттә, Русия Абхазиянең бәйсезлеген таныса, халыкара кануннарны бозачагын белә. Мин юрист түгел, ләкин миңа, һәвәскәр һәм американ арадашчысына, Грузиядә булган хәлләр халыкара кануннарны бозу булып күренә. Грузиянең мөстәкыйль җире булган Көньяк Осетиядә кылган гамәлләре белән Русия Грузиянең территориаль бөтенлеген бозды. Гори, Зугдиди, Марнеули, Болниси, Поти шәһәрләрендә, Бакы-Супса, Бакы-Тифлис нефть үткәргечләре буйлап – Русия халыкара кануннарны һәм Иминлек Шурасы карарларын нык бозды.

Кыскасы, Русия үзененең абруена зур зыян салды. Хәзер аны кайтару, халыкара җәмәгатьчелеккә кайту өчен күп көч салырга туры киләчәк. Без моңа ярдәм итергә әзер дип уйлыйм, ләкин күп нәрсә Русиянең үзеннән торачак.

XS
SM
MD
LG