Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кешесе төрек каналында


Равил Насыйров һавада элпә әйберләр очырта.
Равил Насыйров һавада элпә әйберләр очырта.

Укытучы Равил Насыйров якшәмбе көнне “Kanal 7” исемле төрек каналында “фокус” күрсәтергә тели.

Ул чакырылган тапшыру “GÖSTER KENDINI” (Үзеңне күрсәт) дип атала. Ул Әнкара вакыты белән кичке унда булачак. Бу Казан вакыты белән кичке тугызда була.


Коры һәм җилсез һава кирәк

Лаеклы ялдагы физика укытучысы Равил Насыйров эбонит таяк белән һавада элпә әйберләр очырта. Әйтик, бер метрдан артык зурлыкта булган аның данлыклы "җир шарын" очыртыр өчен биек түшәмнәр һәм коры, җилсез һава кирәк. Ялтыравык метал элпәсе белән капланган тукыма тасмалардан үрелгән сфера шуннан соң гына шар булып күпереп очып китә ала.

Тылсым түгел

Равил абзый үз макетларын электростатик кырлар ярдәмендә очырта һәм һавада уйнатып йөртә. Һавага күтәрелгән ясалма күбәләкләр, биеп очучы кеше калыплары тылсым яки фокусны хәтерләтә. “Тик чынбарлыкта мин физика кануннарын гына кулланам. Үземне фокусчы дип атамыйм. Мин балаларга шулай иттереп электромагнитик яки статик кырлар турында аңлатам”, ди ул.


Сатарга теләмәгән

Әмма чыгышлары өлкәннәрне дә битараф калдырмый. Ул Русиянең беренче каналында (ОРТ) «Минута славы» тапшыруында күренеп күп продюсерларны шаккатырган. Цирк йолдызлары, бертуган Запашныйлар да аны хезммәттәшлеккә чакырган. “Алар минем гомерем буе камилләшкән уенымны сатып алырга теләделәр. Ә мин арзанга гына сатарга теләмәдем”, дип искә төшерә Равил Насыйров. Ул чыгышларда ул үзе генә белгән серләрне дә куллана.


Грузин клоуны Төркиягә чакырган

Русиянең шул ук каналыннан Насыйров чыгышын Төркиядә яшәүче грузин клоуны Сандро Эристави (Александр, Али Лидер) күреп калган һәм менә Истанбулга берничә көнгә кунакка чакырган. Эристави исә “Kanal 7” исемле төрек каналында “GÖSTER KENDINI” тапшыруында режиссёр ассистенты булып эшли. Ул Равил Насыйровны “искитәрлек укытучы” дип атый.

Каян карарга?

“GÖSTER KENDINI” продюсеры Халук Өнән исә хәбәрчегә: “Татарстаннан килгән кунакның озаграк чыгыш ясавын телибез», диде. Ул бу тапшыруны, Равил Насыйровның еракта яшәүче якташлары интернеттан карап хозурлана ала, ди.

XS
SM
MD
LG