Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Саакашвилинны мыскыллаудан тәм таба


Русия җитәкчелеге Саакашвилиның вазыйфасыннан төшерелүе турында хыяллана һәм әледән-әле аны мыскыллау, гаепләү сүзләре куллана.

RAI Итальян телевизион каналына биргән әңгәмәсендә Русия президенты Дмитрий Медведев: “Безнең өчен Грузия президенты юк, ул сәяси мәет” диде. Гомумән, август-сентябрь айларында Русиянең зур гына җыеннарында Грузия җитәкчелеген мыскыллау гадәткә әйләнде. Саакашвилины Һитлер белән чагыштыру, ахмак, вәхши дип атау, геноцид кылуда гаепләү әледән-әле яңгырап тора. Путин аны җинаятьче дип атаса, 11 августта Кремльдә Медведевның төрле партия җитәкчеләре белән очрашуы вакытында Русия Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов:

“Грузиянең Көньяк Осетиягә бәреп керүне Гитлерның 1941 елның 22 июнендә Советлар берлегенә һөҗүме белән чагыштырып була”, диде.

Шул ук очрашуда Федерация Шурасы җитәкчесе Сергей Миронов та Саакашвили гамәлләрен Нюрнберг трибуналы тарафыннан хөкем ителгән Һитлер режимы белән чагыштырды.

Миронов мондый җинаятьләр өчен ул җазасын алырга тиеш, диде.

ЛДПР фиркәсе рәисе Владимир Җириновский Саакашвилины грузины Пиночеты, әдәм актыгы, Америка курчагы дип атаса, Питербур канун чыгару җыены спикеры Вадим Тюльпанов аның гамәлләрен фашизм белән генә чагыштырп була, диде.

Русия җитәкчеләреннән дәүләт мәгълүмат чаралары журналистлары да калышмады. Михаил Леонтьев Саакашвилины - грузин фюреры дип атады.

Мәскәү мэры Юрий Лужков 7 сентябрь көнне Русия башкаласының 861 еллыгын билгеләп узганда да бу мәсьәләгә кагылуны кирәк дип тапты.

“Курчак урынында тотылган хәрби җинаятьче Саакашвилиның намусында Цхинвал әфәте, йөзләгән тыныч кеше үлеме ята”, диде Лужков.

Әмма Медведевны беркем уздыра алмады.

18 августта Төньяк Осетиягә килгәч Русия президенты:

“Дөнья бүгенге көндә дә үз мәнфәгатьләрен истә тотып кешеләрне үтерүче сәяси вәхшиләр барлыгына инанды. Ә үзенең сәләтсезлеген һәм авыр хәлләрдән чыга белмәвен ул аерым бер халыкны юк итәргә тырышу мисалында күрсәтте”, диде.

Ә 8 сентябрьдә Франция президенты Николя Саркози җитәкчелендәге Европа берлеге вәкилләре белән Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Медведев Саакашвилины ахмак дип атады. Ә аңа кадәр, шулай ук Саркози Мәскәүгә килгәч ул Грузин президентына “вәхши” тамгасын такты.

“Беләсезме, вәхшиләр нормаль кешеләрдән шуның белән аерыла да, кан исен сизгәч, аларны туктату бик авыр. Һәм ул вакытта хирургия ысулларын кулланырга туры килә”, диде Медведев Саакашвили турында.

Әлбәттә Сакашвили да кайвакыт Русия җитәкчелегеннән калышмады, бер тапкыр ул аны ычкынган дип белдерде.

“Без җинаятьче һәм ычкынган, нәтиҗәдә әфәткә китерүче җавапсыз карарлар кабул итә торганнар белән эш итәбез”, диде Грузия президенты Саакашвили Мәскәү турында.

Русия җитәкчелеге еш кына үз гаепләүләрендә Саакашвилины Һитлер белән чагыштырырга ярата. Шулай итеп, ул Грузия президентына карата дөнья халкында нәфрәт уятуны күздә тота.
XS
SM
MD
LG