Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хакимиятләре финанс килешүенә ирешә алмады


АКШка финанс кризисыннан чыгарга ярдам итү өчен 700 миллард доллар бүлү планы турында Ак Йортта Конгресс җитәкчелеге белән үткән сөйләшүдә килешүгә ирешелмәде.

Президент Джордж Буш җитәкчелегендә үткән ул сөйләшүдә Конгресс җитәкчелегеннән тыш президентлыкка демократлар намзәте Барак Обама белән республиканнар намзәте Джон Маккейн да катнашты.

Конгресс әгъзалары әйтүенчә, республиканнар белән демократлар килешмәү сәбәпле сөйләшү өзелгән.

Бу сөйләшү бүген дәвам итәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG