Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша хәрбиләре Гыйракта эшчәнлекләрен тәмамлады


Польша хәрбиләре шимбә көнне Гыйрактагы эшчәнлекләрен тәмамлады.

Бу уңайдан Багдадтан көньяктарак урнашкан Дивания хәрби ныгытмасында тантана үткәрелде.

Польша башта Гыйракка 2500 хәрби җибәргән иде.

Соңрак аларның саны 900-гә калдырылды.

Гыйракта 5 елдан артык вакыт эчендә Польшаның 21 хәрбие һәлак булды.

Гыйрактагы Польша көчләре башлыгы Андржей Малиновский хәбәрчеләргә Польшаның барлык хәрбиләре дә бу ай ахырына илдән чыгарылачак диде.

Июль аенда АКШ җитәкчелегендәге көчләр Диваниядә иминлек саклауны Гыйрак хәрбиләренә тапшырды.
XS
SM
MD
LG