Accessibility links

Кайнар хәбәр

Банк процентларын төшерү финанс базарына уңай булды


АКШ, Канада һәм Европа үзәк банкларының банк процентларын төшерүе дөнья финанс базарларын бераз тынычландырганга охшый.

Чәршәмбе 6 үзәк банк моңарчы күрелмәгән адымга барып бердәм рәвештә банк процентларын киметте.

Бүген иртән Европа финанс базарлары үсеш белән ачылды, Азия базарларында да бераз үсеш күзәтелде.

Чәршәмбе көнне Кытай да банк процентларын киметте. Бүген бу адымга Һоң-Коң да кушылды.
XS
SM
MD
LG