Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бушның элекке дәүләт секретаре демократ Обама яклы


Колин Пауэлл
Колин Пауэлл

АКШ президенты Джордж Бушның элекке дәүләт секретаре Колин Пауэлл демократ Барак Обаманың президент булуын тели.

Пауэлл бер телевизион тапшыруда Гыйрак сугышына каршы булган Обаманы яклавы, Гыйрак сугышын яклаучы республикан намзәт Джон Маккейнга каршы булуы турында белдерде.

"Ул стиль һәм эчтәлеккә ия, уңышлы президент булу, гадәттән тыш сәләтле президент булу стандартларына туры килә. Минемчә ул үзгәрешләр кешесе, ул дөнья сәхнәсенә, Америка сәхнәсенә килүче яңа буын," - диде Пауэлл

Маккейн Пауэллның Обаманы яклавына гаҗәпләнмәвен әйтеп үзен инде 4 дәүләт секретаре яклаганлыгын белдерде.

Күптән түгел Обаманың сайлау кампаниясенә сентябрьдә август аендагыдан да күбрәк, 150 миллоннан артык доллар җыелуы игълан ителде.

Фикер белешүләр Обаманы яклаучыларның Маккейнны яклаучылардын 6 процентка күбрәк булуын күрсәтә.

АКШта президент сайлау 4 ноябрьдә үтә.
XS
SM
MD
LG