Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида берьюлы ике фестиваль үтәчәк


30 октябрь - 2 ноябрь көннәрендә Новосибирски шәһәрендә “Беренче Себер татар яшьләре фестивале” һәм төрки халыклар мәдәниятенең “Себер чәйханәсе” дип исемләнгән 3-нче халыкара фестивале узачак.

Мәгълүм булганча, Новосибирскида 2004-нче елдан башлап, аралаштырылып татар яки төрки халыклар мәдәнияте фестивальләре үткәрелеп килә. Узган ел татар мәдәнияте фестивале үткән иде. Быел чиратта төрки халыклар фестивале. Әммә оештыручылар әлеге фестивальне киңәйтеп, аның кысаларында “Себер татар яшьләре фестивале” дә үткәрергә әзерләнәләр. Шулай итеп, Новосибирскида быел берьюлы ике фестиваль узачак.

Фестивальләрнең төп оештыручылары, гадәттәгечә, Новосибирскиның өлкә татар милли мәдәни мохтарияте, өлкә татар мәдәният үзәге һәм өлкә мәдәният идарәсе. Өлкә һәм шәһәр хакимиятләре ягыннан теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтелү көтелә.

Әзерлек эшләре инде тәмамланып килә. Катнашучыларның һәм кунакларның Новосибирски өлксенең авыл-районнарыннан, Томски, Омски, Барнаул, Төмән, Тубыл шәһәрләренән, Алтай краеннан, Тува, Якутия Хакасия, Татарстан, Башкортстан, Узбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан республикаларыннан һәм кайбер башка төбәкләрдән килүләре көтелә.

Әлеге чаралар берсе артыннан икенчесе үтәчәк, башта “Себер татар яшьләре фестивале”, аннан соң “Төрки халыклар фестивале”. Чаралар программасында Новосибирски яшьләренең “Алтын йолдыз” клубын тәкьдир итү, “Шаяннар һәм тапкырлар клублары” ярышлары, “Төрки чибәре” һәм “Татар сәнгате” конкурслары, татар теле һәм мәдәнияте буенча мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, төрле күргәзмәләр һәм башка төрле чаралар каралган. Фестивальләр барлык коллективлар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG