Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” әгъзаларына катырак таләпләр куймакчы


Казан - “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге вәкилләре фирканең алдагы корылтаенда фирка әгъзәсе булырга теләүчене кабул иткәнче, аны бер ел намзәт итеп кабул итү тәкъдимен якларга җыена. “Фиркәгә кабул итү гаризасы фирка тарафдарларыннан бер еллык тәҗрибәсе булган кешедән кабул ителә. Башта фирка тормышында катнашуның нәтиҗәсенә карап мәҗбүри сөйләшү үткәрелә”, дип әйтелде фирканың Татарстан бүлеге конференциясендә.

Элегрәк, “Бердәм Русия”нең Баш шурасы президиумы төбәк бүлекләренә, фиркага кабул итүнең яңа кагыйдәләрее турындагы 3 төзәтмә җибәргән иде.
XS
SM
MD
LG