Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада тагын пикет үтәчәк


Русия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы икътисад иминлеге академиясенең Башкортстандагы бүлеге талиплары баш күтәрә.

Киләсе атнада алар Уфада урам җыены оештырырга җыена. Каршылык чарасының сәбәбе итеп алар академия җитәкчелегенең кайбер укыту бүлекләрен кыскарту, ә кайберләрен бөтенләй ябу турындагы карары белән бәйли.

Атнакич көнне икътисад иминлеге академиясенең Уфа бүлеге талипларының инициатив төркеме җыелыш үткәрде һәм киләсе атнада узачак пикетны оештыру мәсьәләләрен тикшерде.

Академиянең Мәскәүдәге җитәкчелеге киләчәктә бу уку йортында читтән торып һәм кичке белем бирү бүлекләрен тулысынча ябарга җыена. Хәтта әле белем алучы талиплар да диплом алалмыйча укудан читләштерелергә мөмкин икән.

XS
SM
MD
LG