Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тай армиясе башлыгы яңа сайлау үткәрергә чакыра


Тайландта хөкүмәткә каршы чыгучылар Баңкок һава аланын басып алганнан соң армия башлыгы хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп парламентны таратырга һәм яңа сайлау үткәрергә өндәде.

Баңкокта матбугат очрашуында Анупоң Паочинда шулай ук демонстрациячеләрне һава аланыннан китәргә чакырды.

Паочинда хәрбиләр түнтәрелеш ясамый, хөкүмәт тулы вәкаләтләргә ия диде.

Демонстрациячеләр һава аланын басып алу сәбәпле андагы меңнәрчә юлчы Баңкоктан китә алмый.
XS
SM
MD
LG