Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Шәймәрданов сәхнә дусларын җыя


Уфада яшәүче татар композиторы һәм җырчы Наил Шәймәрданов җыр сәнгатен сөючеләрне үзенең яңа концерт программасы белән сөендерергә җыена.

Әлеге тамашасына ул үзенең күптәнге иҗатташ һәм сәхнәдәш дусларын да җыймакчы. Киләсе атна башында Уфаның мең кеше сыйдырышлы шәһәр мәдәният сараенда ике көн рәттән тәкъдим ителәчәк бу концерт.

Наил Шәймәрдановка яңа җырлар белән репертуарын баетып тору да читен түгел, чөнки композитор булгач, кешегә ялынып йөрисе юк, үзенә ошаган шигырьләргә көйне үзе тота да яза. Аның язган җырларын башка танылган һәм яшь җырчылар да бик теләп башкара.

“Бу концертымда да күренекле татар җырчылары башкарачак минем җырларны, - ди Наил Шәймәрданов. – Казаннан дусларым Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Габделфәт Сафин һәм башкалар килә”.

Әле Уфада узачак концертлары алдыннан Наил Шәймәрданов үзенең студиясенең киләчәккә уй-ниятләре белән дә уртаклашты. Үз студиясен ачуы һәм яшьләр белән шөгыльләнә башлавы иҗат юлында яңа ачышларга этәргеч бирәчәген әйтте Наил әфәнде.
XS
SM
MD
LG