Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның яңа президенты Русия белән дуслашмакчы


NBC каналына биргән әңгәмәдә яңа сайланган АКШ президенты Барак Обама Русия белән салкынайган мөнәсәбәтләрне яңадан карап чыгарга чакырды.

Обама: “Без Русия белән мөмкин булган өлкәләрдә хезмәттәшек итәргә телибез”,- дип әйтте. Мисал өчен ул атом коралларын таратмау һәм террор белән көрәшне атады.

Шул ук вакытта Обама, Вашингтон Мәскәү үзенең күршеләрен котыртмаска тиеш, шул исәптән Грузияне дә, дип ачык итеп белдерергә тиеш дип әйткән.
XS
SM
MD
LG