Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмулла көннәре узачак


9-14 декабрьда Башкортстанда халыкара Акмулла көннәре үтәчәк.

Аның кысасында Акмулла лауреатлары белән очрашу, “Акмулла варислары” исемле бәйге үткәрү, чит ил кунаклары белән берлектә түгәрәк өстәлләр оештыру, милли көрәш буенча бәйге һәм башка чаралар уздыру каралган.

Акмулла укуларында катнашырга теләк белдереп 100 галим чыгышларын җибәргән. Шуларның 65-е Русия төбәкләреннән, шулай ук Япония, Америка, Кытай, Һиндстан, Казакъстан, Таҗикстан, Әзербайҗан һәм башка төбәкләрдән чыгышлар килгән.
XS
SM
MD
LG