Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар мәхкамә утырышчыларын читләштерүгә каршы


Русия хокук яклау оешмалары Русия Президентнын мәхкамә утырышчыларының вәкаләтләрен кысу турындагы канунны имзаламска чакыра.

Җомга көнне Русия Думасы, террор, күзләү, дәүләткә хыянәт итү, тәртипсезлекләр оештыру гаепләүләре белән карала торган эшләрдә, мәхкамә утырышчыларын катнаштырмый торган канун кабул итте.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, террор турындагы җинаять эшләре каралганда, мәхкамә утырышчылары ялган дәлилләр куллану очракларын ачыкларга ярдәм итә.

Хокук яклаучыларның белдерүендә, бу карар Русиядә ирекле һәм гадел юстицияне кору өметеннән мәрһүм итә, дип әйтелә

XS
SM
MD
LG