Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азия базарында нефтьнең бәясе 40 долларга төште


Сингапур - Дөньяда икътисади кризис сәбәпле, нефтькә булган таләп кими, бу исә нефть бәяләре төшүенә китерә. Бүген бер мичкә нефтьнең бәясе 40 доллардан сатылды. Дүшәмбе көнне Нью-Йорк базарында бер мичкә чи майның бәясе 39 доллар 91 сентка сатылганнан соң, Азия базарында бәяләр төшеп китте. Июнь аенда бер мичкә нефтьнең бәясе 147 долларга кадәр күтәрелгән иде. Ләкин икътисади кризис башлану сәбәпле, нефтьнең бәясе көннә-көн төшә.
XS
SM
MD
LG