Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабировның яңа ел “күчтәнәче”


Уфа шәһәренең Киров районы мәхкәмәсе җомга көнне үткән утырышында Башкортстан президенты хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбиров файдасына карар чыгарды.

Ул карарда президент Мортаза Рәхимов Радий Хәбировны эштән алу турындагы фәрманын үзгәртергә тиеш, дип әйтелә.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, июнь аенда Радий Хәбиров үз теләге белән вазыйфасыннан китүе турында гариза биреп, җәйге ялына киткән иде. Әмма аның Мәскәү Кремленә эшкә алынасын белгәннән соң, республикада Радий Хәбировка каршы һөҗүмнәр башланды. Аңа төрлечә гаепләр тагылды.

Шуңа да карамастан, Радий Хәбиров барыбер Русия президенты хакимиятенә җаваплы вазыйфага эшкә алынды. Шуннан соң да Башкортстан хакимиятләре тынычлана алмады һәм республика парламентын да, иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итеп, Хәбировны пычрату кампаниясен алып барды.

Радий Хәбиров та тик ятмады. Ул да үзенә гаеп ташлаучыларны мәхкәмәгә бирде. Һәм менә Мортаза Рәхимовка каршы көрәштә мәхкәмә аша чираттагы җиңүгә иреште ул. “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә бу хәбәрне Радий Хәбировның адвокаты Юрий Наумов та раслады. Киров районы мәхкәмәсе карарына карата Башкортстан президенты яклаучылары шикаять белдермәсме соң тагын, дигән сорауны бирдек Юрий Наумовка.

Радий Хәбировның адвокаты сүзләренчә, Башкортстан президенты ягы Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карарына шикаятьне бирергә бик тә мөмкин. “Ул чакта без дә аларның дәгъваларын яңадан өйрәнеп, янә дә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез, чөнки Радий Хәбировның таләпләре бик дөрес һәм гадел”, - ди Юрий Наумов.

Шулай итеп Яңа елга Радий Хәбиров Башкортстан җитәкчеләренә бик үк куанычлы булмаган күчтәнәчләрен әзерләгән булып чыкты.

XS
SM
MD
LG