Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньдә шартлауда 6 кеше һәлак булды


Назрань шәһәрендә мәхкәмә приставлары идарәсендә булган шартлауда 6 кеше һәлак булган. Шартлау вакытында бинада 30лап кеше булган, дип хәбәр ителә. 18 кеше төрле җәрәһәтләр белән хастаханәгә салынган.

Бинада газ шартлаган, дип фаразлана. Ике катлы бина тулысынча җимерелгән. Һәлакәт урынында коткаручылар эшли.
XS
SM
MD
LG