Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Сарбаев коррупциядә шикләнелә


Башкортстандагы чираттагы зур коррупция гаугасын тикшерү дәвам итә.

Башкортстанның хөкүмәт башлыгы Раил Сарбаевка узган ел азагында зур гаепләр тагылган иде. Аның берсе Сибай шәһәрендәге прокурорны үтертүгә бәйле булса, икенче очрак Йомагуҗа сусаклагычын төзегәндәге финанс мутлыкларга кагылышлы.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Русия дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутат Иршат Фәхретдинов республиканың Күгәрчен районындагы Йомагуҗа сусаклагычы төзелешендә зур күләмдә акча “юуулар” булуы турында бәян итте. Иршат әфәнде болар хакында тәфсилле язып, Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать юллаган иде.

Иршат Фәхретдинов мәгълүматларыннан күренүенчә, Йомагуҗа сусаклагычын төзү барышында, салымнарны киметү өчен, республика адвокатлар коллегиясенең бер бүлеге эшкә җәлеп ителгән һәм аның аша 150 миллион сум акча күчерелгән.

“Асылда, 20 миллион сумга да башкара алырлык эшне әллә ничә тапкырга күбрәккә бәяләгәннәр һәм артык акчаларның кем кесәсенә күчкәнлеге мәгълүм дә түгел”, ди Фәхретдинов һәм бу эшне җентекле тикшерүне таләп итә.

Шунысын тәгаен ачык әйтә дәүләт думасы депутаты – бу кырын эшкә Йомагуҗа сусаклагычы директорының да, адвокатлар коллегиясе белән хезмәттәшлек өчен кул куйган хәзерге премьер-министр, ә аңарчы Башкортстанның милек министры булган Раил Сарбаевның да кысылышы, катнашы бар.

Дәүләт думасы депутаты атнакич көнне Йомагуҗа сусаклагычы тирәсендәге хәлләргә бәйле тикшерүнең дәвам итүе турында Русия баш прокуратурасыннан хат алган. Аңа шулай ук бу шикаяте буенча өстәмә сораулар да җибәргәннәр. Иршат Фәхретдинов сүзләренчә, әлеге эшне тикшерү махсус озакка сузылырга мөмкин. Шуңа күрә ул бу очракта, әлеге эшне тикшерү өчен, Русия федераль иминлек хезмәтенә мөрәҗәгать итү ихтималлыгын да белдергән.
XS
SM
MD
LG