Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов – Чиләбедә кунакта


Җомга көнне Башкортстанның рәсми вәкиллеге күрше Чиләбе өлкәсенә сәфәргә китте.

Анда Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге вәкиллек өлкәнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша. Башкортстан вәкиллегенең көн дәвамында, Чиләбе өлкәсе җитәкчеләре белән бергә, шәһәрдәге төзелүче обьектларда булуы һәм кайбер зур ширкәтләрнең эше белән танышуы да каралган.

Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе арасында үзара бәйләнешләр туксанынчы елларда яңа сулыш алган иде. 1998 елда Чиләбе өлкәсендә Башкортстанның даими вәкилчелеге ачылып эшли башлады. Ә 2003 елда ике төбәк арасында “Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында” тәүге зур килешүгә кул куелды.

Ике күрше төбәкнең соңгы биш ел эчендәге хезмәттәшлеге нәтиҗәләре куанычлы. Ике арада тауар әйләнеше ике тапкырдан артыкка үсеп, 20 миллиард сум чиген үткән. Бүгенге көндә Чиләбе өлкәсенең тауар әйләнешендә Русия субьектлары арасында Башкортстан өченче урынны били. Чиләбе өлкәсендә 160 мең чамасы башкорт яшәве билгеле.

XS
SM
MD
LG