Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илгиз Зәйниев Әлмәттәге наркоманиягә каршы


Әлмәт Татар дәүләт драма театрында премьера булды. Илгиз Зәйниевның “Балакаем” пьесасын театр артисты Нәфисә Исмәгыйлова сәхнәләштерде.

Театр тормышның социаль, матди һәм башка проблемаларын да яктырта дибез. Әлмәт шәһәрендә наркоманиянең шактый нык таралуы сер түгел. Әфьюн белән теләсә кем очраша ала. Аеруча яшьләр. “Балакаем” спектаклендә наркомания авыруы ятьмәсенә эләккән егет, аның гаиләсе һәм якыннары күрсәтелә. Спектакльдә төп герой бер доза наркотик матдә өчен әнисенең буып үтерергә әзер, туган сеңлесен сатып җибәрә. Барысы да реаль, чынбарлыктагы кебек сурәтләнгән.

Әлмәт драма театрының мондый кискен проблема күтәрүе юктан гына түгел икән. Театрның мөдире Фәридә Исмәгыйлова әйтүенчә, бу эшне аларга республиканың наркотикларга каршы көрәш комиссиясе йөкләгән.“Комиссия килде, наркотикларга каршы нинди көрәш алып барылганын тикшерде. Район хакимияте безгә бу проблеманы яктырткан берәр спектакль куюны сорап мәрәҗәгать итте. Ул наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең бер чарасы булырга тиеш иде. Бер сүз белән әйткәндә, спектакль – муниципалитет заказы. Илгиз Зәйниевның пьесасын театрның актрисасы Нәфисә Исмәгыйлова алып килде. Сәхнәләштерү өчен шәһәр хакимияте 300 мең сум акча бүлеп бирде”, ди Әлмәт драма театры мөдире Фәридә Исмәгыйлова.

Илгиз Зәйниевның исә, бу беренче язган пьесаларының берсе икән. Ул аны 17-18 яшьләрдә язган. Аңа хәтле, мәктәптә укыган вакытта ук бу әсәр повесть итеп язылган булган. Илгиз Зәйниев пьесаны реаль вакыйгаларга нигезләнеп яздым ди.

Язган песасы сәхнәләштерелүе әһәмиятен 23 яшьлек драматург болай бәяли:

“Әлмәт театры сәхнәләштерүне кирәк дип тапкан икән, мин бик шат. Авторның әйтергә теләгән сүзе тамашачыга барып җитсә, җәмгыятьтә үзгәрешләр булыр дип уйлыйм. Сәнгать үзе җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне күрсәтүгә корылган бит. Минем дә нәрсәнедер үзгәртәсем килә. Наркомания әйбәт күренеш түгел бит ул. Үзебезнең яшьтәшләр, яшь буын кешеләре әрәм була. Наркомания – ул афәт, чир. Шуны күрсәтәсе килде.”

Чын наркоманны сурәтләү өчен Илгиз Зәйниев интернеттагы форумнарда утырган, китаплардан наркоманның психологиясен өйрәнгән.

"Ә пьесаны сәхнәләштергәндә наркоманның үз-үзен тотышын, психологиясен, өянәк вакытларын күрсәтер өчен артистлар белгечләргә, наркологларга мөрәҗәгать итте, төнге клуб тормышын сурәтләр өчен дә белгечләр белән киңәшләште”, ди театр мөдире Фәридә Исмәгыйлова. Хәзерге вакытта бу спектакльне карау өчен ничек тә булса күбрәк яшьләрне җәлеп итү турында баш ватабыз ди ул^

“Без шәһәргә гаилә белән кару өчен дигән идея белән чыктык. Минем, мәсәлән, үз фикерем дә шундый. 7-8 сыйныф укучысын алып килеп утыртып аларның хи-хи, ха-ха килүеннән бернинди нәтиҗәгә дә ирешеп булмый. Залда олылар да, яшьләр дә утырырга тиеш. Хәттә спектакльне карау өчен акция дә үткәрәбез. 2 билет алсалар, бер билет бушка. Әгәр әти белән әни билет ала икән, баласын да алып килсен өчен шулай эшлибез" ди театр мөдире. Аның сүзләренә караганда, наркомания проблемасы кискен торган Әлмәт шәһәре халкы өчен бу спектакльне кую бик әһәмиятле.

XS
SM
MD
LG