Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иң бай илләр яңа тәртип кертмәкче


Дөньяның алга киткән илләре глобаль икътисадта яңа тәртип кертү кирәклегендә килеште. Бу хакта Италия икътисад министры Джулио Тремонти "зур җиделек" илләренең финанс җитәкчеләре очрашуында әйтте. Анда шулай ук протекционизмы булдырмау хакында белдерелде.
АКШ финанслар министры Тимоти Гейтнер, башка илләр белән бергә глобаль финанс кризис кыенлыкларын хәл итү юнәләшендә Америкада катнашачак, дип ышандырды. Язын Европа Берлеге "зур жиделек" илләренең саммитын үткәрергә җыена. Анда төп мәсьәлә – дөнья күләм икътисади кризисны җиңү юллары булачак.
Җыенда Русия финанс министры Алексей Кудрин да катнашты.
XS
SM
MD
LG