Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуела референдумында Чавес җиңде


Венесуела сайлау рәсмиләре әйтүенчә, якшәмбе үткән референдумда президент Уго Чавес ничә мәртәбә президент булып сайлану чикләүләрен бетерүгә ирешкән. Бу Чавеска яңадан сайлану мөмкинлеге бирә.

Тавышлар тулысынча диярлек саналган. 54 процент сайлаучы конституциягә шундый үзгәрешләр кертүне яклаган.
Референдумда сайлаучыларның 67 проценты катнашкан.

Чавес Венесуеланың "социалистик инкыйлабын" саклау өчен 2013 елда икенче президентлык мөддәте тәмамланганнан соң да хакимияттә калырга теләвен белдергән иде.

Оппозиция җитәкчеләре президентлыкка ничә тапкыр сайлану чикләүләрен бетерү илне диктатурага таба алып бара ди.
XS
SM
MD
LG