Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тибет хакимияте Пекиңнән гаскәр җибәрүне сорый


Тибет хакимияте Кытай җитәкчелегеннән былтыргы киңкүләм чуалышларның бер еллыгы алдыннан төбәккә өстәмә гаскәр һәм полиция җибәрүне сорый.

Лондонда урнашкан, Тибетнең бәйсезлеген яклаучы оешма вәкилләре Тибеттә хәрби тәртип кертелгән дип белдерә.

Тибетнең рухи җитәкчесе Далай Лама тарафдарлары былтыр соңгы 20 елдагы иң зур демонстрацияләр оештырды. Кытай ул урам җыеннарын кырыс рәвештә гаскәр белән бастырды.

Ул ризасызлык чаралары Кытай хакимиятенә каршы 1959 елгы уңышсыз күтәрелеш омтылышын искә алып оештырылды.
XS
SM
MD
LG