Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз оппозициясе вәкиленә 20 ел төрмә яный


Кыргызстан оппозициясе вәкиле Аликбәк Җекшенкулов адвокатлары аның тоткарлынуын канунсыз дип эшне мәхкәмәгә бирергә җыена.

"Гаделлек өчен" хәрәкәт җитәкчесе Җекшенкулов кичә кулга алынды. Эчке эшләр министрлыгының тикшерү комитеты аның ике ел элек Талас каласында Төркия эшкуары Сервет Четинне үтерүгә катнашу булуы шикләнелә, дип хәбәр итте.

Җекшенкулов гаепле дип табылса, аңа 20 елга кадәр төрмә җәзасы яный, дип белдерде министрлык вәкиле Әшиурза Әзимҗанов.


XS
SM
MD
LG